Без яңа сезонны ачтык! ← кире кайтырга
29-нчы сентябрь көнне «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының ачылу тантанасы һәм яңа сезонның беренче үрнәк уены узды.
Сезне дә яшь активистларның уеннарын карарга, дусларыгыз, якыннарыгыз өчен җанатарга чакырып калабыз! Киләсе уен 6-нчы сентябрь көнне, 17:00, Сәләт йортында узачак.
«Безнең фикер!» татар телендәге парламент дебатлары лигасы:
— Бу сезонда безнең күнекмәләр, уеннар Сәләт йортында гына түгел, ә Казан шәһәренең татар мәктәпләрендә дә узачак. Бәлки, нәкъ менә синекендәдер? Синең бөтен мәктәбең алдында үзеңнең сәләтеңне күрсәтү мөмкинлегең бар!
— Татарстанның якын районнарында урнашкан Сәләт Клублары әгъзаларына проектыбызны тәкъдим итәчәкбез! Теория белән генә чикләнеп калырга уйламыйбыз. Беренче чиратта, практика кирәк!
— Безнең уеннарда Татарстан Республикасының танылган һәм мөхтәрәм шәхесләре дә теләп катнаша! Былтыргы сезонда бездә ТРның Журналистлар берлеге рәисе Р.А. Ратникова; Рәсәй Дәүләт Думасының 6-нчы чакырылыш депутаты М.М. Бариев; Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары кунакта булды.
— Безнең белән күңелле: чөнки актуаль һәм мөһим сорауларга фикер алышабыз!
«Безнең фикер!» проекты җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина:
- Сәләт мохите, аеруча «Безнең фикер!» проекты минем өчен камилләшү мәйданчыгына әверелде. Безнең зур командабызга кушылган һәр кеше ораторлык осталыгына, күзалларга, дөрес фикер йөртергә генә өйрәнеп калмый, безнең белән беррәттән үсә, үзгәрә. Туган телебез мохитендә булу, сәләтле яшьтәшләрең, хөрмәтле кунаклар белән аралашу бик күңелле, ышаныгыз!