«TEDxKazan» ел конференциясенә чакырабыз! кире кайтырга

Приглашаем Вас на конференцию TEDxKazan!

Кадерле дуслар!

Сезне Татарстан Республикасы Хакимияте тарафыннан үткәрелүче, 15-нче октябрь көнне, 12:00, Казан Халыкара мәктәбендә (Х.Мәүлетов ур., 5) узачак гомумшәһәр «TEDxKazan» ел конференциясенә чакырабыз!

TED конференцияләре бер сәхнәдә барлык юнәлешләр вәкилләрен дә берләштерә: сәясәт белгечләрен дә, шәхси эшмәкәрләрне дә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен дә. Конференцияәрнең спикерлары да бихисап, алар гел алмашынып тора: АКШның элеккеге президенты Билл Клинтон, Нобель премиясе лауреатлары Джеймс Уотсон, Мюррей Гелл-Манн, танылган галим Стивен Хокинг, «Google»га нигез салучылар Ларри Пэйдж һәм Сергей Брин, Microsoft хуҗасы Билл Гейтс, Википедияне уйлап табучы Джимми Уэйлс та шушы исемлектә.

«TEDxKazan 2016» конференциясенең  быелгы темасы – «Идеяләр тапкырчыгышы»  (Мultipliers of Ideas).  Чарада катнашачак спикерлар исемлеге дә зур. Мисалга, Вальтер Джерджия (яки Ши Синь Ми) – тарихтагы беренче европалы шаолинь монахы. Ул рухи практикада идеяләрнең генерациясе хакында сөйләячәк. Евгений Черешнев – киборг-кеше, үзендә яңа технологияләрне сынап карый. Аның бүгенге заманада цифрлы ирек хакында бәян итүе көтелә. Сәяхәтче, блоггер, Сколково бизнес-мәктәбе хезмәткәре Андрей Шапенко мәгънә бирү хакында сөйләр. Адвокат, психолог Екатерина Духина клиентның ник гел алдавы хакында серне чишәр.

Конференциянең программасы спикерлар, чакырылган артистлар чыгышларыннан, кофе-брейк һәм катнашучылар өчен нетворкинглардан гыйбарәт.

Конференциянең рәсми телләре – рус һәм инглиз (синхрон тәрҗемә белән).  

Билет сатып алу өчен түбәндәге сылтама буенча гариза калдырырга кирәк: www.tedxkazan.com , info@tedxkazan.com