Марафоныбызны ачып җибәрдек! кире кайтырга

Мы запустили свой марафон!

Сәләт берләшмәсе төп проектларының берсе булып «Сәләт-Марафон» тора. Ул үз эченә сәләтле балалар һәм актив яшьләрне эзләүне, аларны Сәләт проектлары, эшчәнлеге белән таныштыруны ала. Әлеге проект кысаларында Сәләт активистлары аена 2 тапкыр Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләренә чыгып Сәләт берләшмәсе эшчәнлеге хакында сөйлиләр, җәйге аланнарга чакыралар. Бу чара Сәләт дөньясына тагын да үсәргә мөмкинлек бирә, Сәләт эшчәнлеге белән кызыксынучы балаларның сорауларына җавап табарга ярдәм итә. Марафонның төп максаты – фикердәшләрне, сәләтле яшьләрне берләштерү.

Әле күптән түгел генә «Сәләт-Марафон» кысаларында активистлар хокук олимпиадасы катнашучылары белән танышып кайттылар. Бүген, 17-нче гыйнвар көнне рус теле белгечләре, 22-се астрономия фәнен яратучылар белән дә очрашачаклар.

Сәләт турында җиткерү нигә кирәк? Бу хакта Айгөл Вәлиуллина сөйләде.

-         Айгөл, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-         2013-нче елда «Сәләт-Раушан»да ял иттем, аннары шушы ук сменада әйдаман булып эшләдем.

-         Сәләт синең өчен нәрсә ул?

-         Бүгенге көндә минем өчен Сәләт – үз-үзеңне ачу урыны, тормышымны аңардан башка күз алдына да китерә алмыйм.  Биредә минем дусларым, үз кешеләрем, фикердәшләрем. Алар беркайчан да синең өчен елмаюын кызганмаячаклар. Еллар узган саен әлге мохитнең кадерен ныграк аңлыйм. Әйдаман булу да ошый, булачак һөнәрем дә балалар белән эшләүгә кайтып кала. КФУның психология һәм уку-укыту институтында белем алам, инглиз телен һәм башлангыч сыйныфларны укытачакмын. «Сәләт-Самара» сменасында балаларның янып торган күзләрен күрү, аларның көтүләрен белү иңнәремә канат куйды. Аларга Сәләт бик кирәк, без аларга бу эштә ярдәм итәбез.

-         Сәләттәге иң исеңдә калган көнеңне сөйлә әле.

-         2013-нче ел иде ул. Сәләт Форумына килеп эләктем. Шушы көн иң исемдә калганы. Бу мизгелдән бирле Сәләткә барыр өчен киләсе җәйне көтә башладым. 2014-2015-нче елларда «БикаФест»та да катнаштым. Сәлкеш булу гына аз. Әйдаманнар мәктәбен уздым, җәй көне «апа» статусын алдым. Мин үземне әйдаман булгач күбрәк ачылдым дип саныйм, бүген тормышымны сары футболкада балаларсыз күз алдына да китермим! (Көлә) Үз эшемнең чын остасы булу өчен «Әйдаманнар ярышы»нда да катнаштым. Беренче тапкырдан финалга үтү – начар түгел дип саныйм.

-         Килешәм. Җәйгә кадәр ни белән шөгыльләнәсең?

-         «Сәләт-Саба» клубының кураторы мин. Әлегә бөтен мөмкин булган урыннарда да катнашырга тырышам, тәҗрибә туплыйм.

-         Марафонда ник катнашырга булдың?

-         Аның турында клуб кураторларыннан ишетеп белдем. Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов Сәләт белән таныштырырга тәкъдим итте, мин ризалаштым. «Түбәтәй» уенында мин бу эшне эшләргә өйрәнгән идем инде. (Көлә) Сәләт татар телен сөючеләрне, мәдәниятебезне үстерергә теләүчеләрне, фән дөньясында кайнаучы яшьләрне эзли. Балаларның сорауларына җавап бирә алу күңелемә тынычлык бирә. Мин аларга Сәләт дөньясына керергә булышам бит. Нәкъ шушы хис-кичерешләр белән мин һәр проекттан кайтам.