«Бохараев укулары»на чакырабыз! кире кайтырга

Приглашаем на «Бухараевские чтения»!
27-нче сентябрь көнне сәгать 12:00дә Сәләт Йортында «Бохараев укулары» фәнни-гамәли семинары була.

Семинар техник һәм физика-математика фәннәре докторы, профессор Рәис Гата улы Бохараевның тууына 90 ел тулу һәм Татарстан Фәннәр академиясе гамәли семиотика Институтының 10 еллыгы уңаеннан уздырыла.

Семинарда катнашалар:
- КФУның теоретик кибернетика кафедрасы;
- программалаштыру технологияләре кафедрасы;
- мәгълүмати системалар кафедрасы;
- билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы студентлары, аспирантлары, галимнәр;
- Сәләтнең «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе укучылары.

Чыгышларны тыңларга теләге булган бөтен кеше дә килә ала. Сәләт Йортында көтеп калабыз.