«Сәләт-Олимп» олимпиадасына чакырабыз! ← кире кайтырга
7-14-нче октябрьдә «Сәләт-Олимп» республика олимпиадасының читтән торып катнашу этабы узачак. 2-11-нче сыйныф укучылары өчен булган бу олимпиада математика, инглиз теле, химия, биология һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча үткәрелә.
Биремнәр белән сылтамалар аста.
Катнашу өчен vk.com/selet.olymp төркемендә күрсәтелгән сылтамага яки selet.biz сайтында өстә «Сәләт-Олимп» олимпиадасы» дигән кнопкага басып, гариза тутырырга кирәк. Вакыты: 7-нче октябрь сәгать 14:00-дән 14-нче октябрь 23:59-га кадәр.
Олимпиада 60 минут дәвам итәчәк.
Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән катнашучылар олимпиаданың төп этабына чакырылачак:
- 10-нчы ноябрь – математикадан.
- 17-нче ноябрь – инглиз теленнән.
- 24-нче ноябрь – химия, биология, әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән.
Төп этаплар Казан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә узачак.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Бөтен катнашучыларга да сертификат бирелә.
Призерлар каникул вакытында Татарстанның иң көчле укытучылары катнашында укыту-тренировка җыеннарында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
БУ МӨҺИМ!
Әгәр сез 16-24-нче сентябрьдә читтән торып катнашу этабын узарга өлгермәгәнсез, ләкин 13 һәм 20-нче октябрьдә узачак «очный» турга эләгәсегез килә икән, без сезгә тагын бер мөмкинлек бирәбез!
7-нче октябрьдән 9-нчы октябрьгә кадәр теркәлү графаларының берәрсендә «мин октябрь һәм ноябрьдәге «очный тур»да катнашам» дип билгеләргә кирәк. Әгәр балларыгыз җитәрлек булса, безне сезне «очный тур»га чакырачакбыз! Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
2019-2020-нче елга олимпиадалар графигы белән МОНДА танышырга мөмкин.
ССЫЛКИ С ЗАДАНИЯМИ ОЛИМПИАДЫ
МАТЕМАТИКА
АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК
ХИМИЯ
БИОЛОГИЯ
ОКРУЖАЮЩИЙ МИР