Җитәкче нинди, хезмәтнең нәтиҗәләре дә шундый кире кайтырга

Каков руководитель, таковы и результаты труда

 

7-9-нчы октябрь аралыгында Биләрдәге (Алексеевск районы) «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә иң шаян һәм күңелле смена – Сәләт КВН мәктәбе узачак. Сәләт КВН Лигасы әлеге сменаны үзен сәхнәдә иркен тотарга өйрәнергә, «гэг», «отбивка» һәм «генка» сүзләренең мәгънәсен белергә һәм шушы 3 көнне Татарстанның танылган КВНчылары белән үткәрергә теләгәннәр өчен оештыра. Смена нинди булыр? Җитәкчесе нинди, хезмәтнең нәтиҗәләре дә шундый булыр диләр бит. Сәләт КВН Лигасы җитәкчесе Әнвәр Оразов белән якыннанрак танышыйк!

- Балачакта кем булырга хыялландың?

- Футболист.

- КВН дөньясына ничек эләктең?

- Студент вакытта. КДУның юридик факультеты «Объединенная сборная Нью-Йорка и Мельбурна» командасында уйнадым. Аннары университетның җыелма «Кол Гали 90210» командасы составына эләктем. Шуннан соң гына Сәләт берләшмәсенең «Кызган Казан» командасында уйный башладым. 

- КВН өлкәсендә нинди уңышларга ирештең?

- КДУ КВН Лигасында 3-нче урын (2007-нче ел), Татар КВН Лигасы чемпионы («Кызган Казан», 2008), КДУ КВН Лигасы фестивалендә гран-при иясе, «Иң шәп актер» номинациясе җиңүчесе, Студентлар лигасы чемпионы («Кол Гали 90210», 2009-нчы ел).

- Хыялларың белән уртаклаш әле. 

- Югары Лигада җиңү яулау, әлбәттә.

- Менә хәзер үк шаярып күрсәт. Озак уйламыйча гына.

- Орифлеймның яңа каталогы мәктәптә укытучылар җыелышын өзгән ди.


- КВНның идеаль уенчысы портретын төзеп күрсәт.

- Уенчы – ул бер берәмлек кенә. Ә КВН ул – командалы уен. Шуңа да һәр уенчы командага автор яки оста актер буларак үз өлешен кертә. Шуңардан чыгып уенчының кадере билгеләнә. Кадере дигәннән, команда – зур механизм бит әле ул. Зуррак спектрны яулаган, элемтә булдыра алган саен күбрәк уңышка ирешергә мөмкин. Шулай ук уенчы команда ихтияҗларын шәхси максатларыннан өстенрәк күрергә тиеш.

- Сәләткә ничек килеп эләктең?

- 2011-нче елда «Раушан» сменасына әйдаман буларак бардым.

- Сәләт КВН Лигасы кайчаннан бирле эшләп килә?

- 2013-нче елның 11-нче мартында беренче фестиваль уены уздырылды.

- Биредә ничә кеше, ничә команда катнашты?

- Лиганың 3 еллык тарихында безнең аша 35 команда узды.

- Танылган КВН командалары арасында сезнең укучылар да бармы?

- «Отцы», «СНГ», «Мощно», «Татар Тeam» – болар барысы да безнекеләр!

- Башлангыч КВНчыларга ниләр теләр идең?

- Бәхет!!! 

Сәләт КВН Мәктәбендә катнашырга теләк белдерүче гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә.