«Ел сәлкеше» номинациясе кемнәр өчен? кире кайтырга

Кто может участвовать в номинации «Сәлкеш года»?
«Сәмрух» ел премиясенең номинацияләре белән таныштыра башлыйбыз. Беренче номинация – «Ел сәлкеше».
Әлеге номинациядә 14 яшьтән алып, 18 яшькә кадәр булган, Сәләт хәрәкәтендә активлыгы 2 елдан да ким булмаган сәлкешләр катнаша ала. Узган ел бу номинациядә Энҗе Әхмәтҗанова җиңү яулаган иде.
- Минемчә, Сәләт ул - җир йөзендәге иң гадел урын. Һәм анда һәрвакыт үзең булырга кирәк. Курыкмыйча, каушамыйча чыгыш ясарга, сорауларга уйлап җавап бирергә.
Үзпрезентацияне кызыклы, мәгънәле итеп төзү бик мөһим. Үзенчәлекле итеп төзесәң, тагын да әйбәтрәк. Сәләттә ирешкән уңышларың, һәм башка уңышларың турында, Сәләт синең тормышыңда нинди урын алып торуы хакында сөйләргә мөмкин. Сәмрухта катнашу бик җиңел, чөнки син узеңнең дусларың алдында, белгән, якын кешеләрең алдында чыгыш ясыйсың. Бары тик үзең булырга, һәм үз-үзеңә ышанырга кирәк, - дип киңәшләрен бирде Энҗе быелгы катнашучыларга.
Әгәр син үзеңне елның иң яхшы сәлкеше дип санасаң һәм моны башкаларга да күрсәтергә теләсәң, «Сәмрух-2019» ел премиясендә катнашу өчен гариза юлла!
Гаризалар 25-нче ноябрьгә кадәр кабул ителә. selet.biz сайтында өстә «Сәмрух» дигән кызыл төймәгә яисә махсус баннерга бассаң, гаризаның расланган формасы ачылыр. Ә портфолионы 2-нче декабрьгә кадәр оештыру комитетына тапшырырга кирәк.
2-нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». Бу этапта портфолиолар нигезендә сайлап алу каралган. Вакыты – 2019 ел, 3-нче декабрь – 6-нчы декабрь. 
3-нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә. Бу этапның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Конкурска 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә. Вакыты – 2019 елның 11-нче декабреннән – 2020 елның 23-нче гыйнварына кадәр. 
4 этап –  «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». Лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү 2020-нче елның февраль аенда узачак. «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүчегә «Сәмрух» сыны һәм FundSelet платформасында тупланган акчалата бүләк тапшырылачак.