«БикаФест»та әдәби юнәлештә кем бәя бирәчәк? кире кайтырга

Кто будет в жюри литературного направления в «БикаФест»?

«БикаФест» фестивалендә әдәби юнәлеш буенча бәя бирәчәк жюри белән таныштырабыз.

Рәмис Аймәт – шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге әдәби премия, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр иясе, Төркиянең Хөсәен Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казыйлар шурасы рәисе.

Луиза Янсуар – шагыйрә, тәрҗемәче, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Муса Җәлил исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Халыкара (Россия-Италия) «Bella» премиясе иясе. Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры.

Булат Ибраһим – шагыйрь, «Иделем акчарлагы-2009» конкурсының Гран–при иясе, «Таян Аллага» бәйгесенең I дәрәҗә лауреаты, ике тапкыр Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия иясе. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат бүлеге хезмәткәре.

Венера Шакирова – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, Татарстанның халык артисты.

Сайлап алу этабы Сәләт Йортында 7-нче декабрьдә узачак. Ә «БикаФест»ның Гала-концерты 8-нче декабрьдә 17:00-дә була.