Кемнәр ARTS BILER FORUM-га бара: тиздән беләчәкбез! кире кайтырга

Кто поедет на ARTS BILER FORUM: скоро узнаем!

Барлыгы 1300 кеше форумда катнашырга теләк белдергән! 87 коллектив һәм 270 индивидуаль гариза кабул итеп алдык.

Хәзер сайлап алу комиссиясе эшли. Жюри һәр чыгышны карап, үз бәясен бирәчәк. Бик тиздән ARTS BILER FORUM-ның төп этабына узучыларның исемнәрен беләчәкбез. Исемлекләр selet.biz сайтына эленәчәк.

Исемлек билгеле булганнан соң, оештыру комитеты андагы һәр катнашучыга шалтыратып чыгачак. Форум көннәре буенча нинди дә булса үзгәреш булса, хәбәр ителәчәк.

Әлегә ARTS BILER FORUM 27-нче июнь - 2-нче июль көннәрендә узачак дип планлаштырыла.

⠀ARTS BILER FORUM өч иҗади юнәлешне үз эченә ала: музыка, бию һәм театр. Быелгы ARTS BILER FORUM-ның төп яңалыгы – иҗат лабораторияләре. Форумның уку-укыту программасы кысаларында һәр юнәлеш өчен («бию юнәлеше», «музыка юнәлеше», «театр юнәлеше») иҗади лабораторияләр эшләячәк. Һәр юнәлешнең үз экспертлары була, шулай итеп, һәр юнәлеш кысаларында берничә лаборатория эшләячәк. Иҗади лабораторияләрдә катнашучылар конкурс программасы нәтиҗәләре буенча экспертлар тарафыннан сайланып алыначак. Катнашучылар арасында индивидуаль башкаручылар, коллективлар һәм коллективлардан сайланып алынган берничә катнашучы була ала (бу экспертлар төркеме карамагында). Һәр лаборатория үзенең иҗади эшен Форумның гала-концертында күрсәтәчәк.