Ел аланын сайлыйбыз кире кайтырга

Выбираем алан года

16-нчы гыйнвар, 18:00, Сәләт йортында «Сәмрух» ел премиясенең «Ел аланы» номинациясе буенча сайлап алу туры узачак.

Алан – сәлкешләрнең иң еш кулланучы сүзләренең берсе генә түгел, ә иң җылы, самими, ихлас хатирәләр дә. Алан – сәлкешләрнең ел дәвамында көтеп алган, үзләре кебек үк сәләтле, актив, максатчан яшьләрнең җыелу мәйданчыгы  ул. Алан – яраткан әйдаманнар, кызыклы сөрәннәр, кайнар биюләр, ял итү мөмкинлеге, яңа белемнәр дөньясы дигән сүз. Сәләт берләшмәсе тарафыннан җәй саен 20-дән артык алан уздырыла.

Үзләренең программасын, уңышларын, киләчәккә планнарын жюри әгъзалары алдында түбәндәге аланнарның башҗитәкләре тәкъдим итәчәк:

 - «Биләр каласы»;

- «Санак»;

- «Бөгелмә»;

- «Батыр»;

- «Рухият»;

- «Азнакай»;

- «Гайрәт»;

- «Яр Чаллы».

Жюри әгъзалары белән дә танышып үтик:

-         Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин;

-         Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Рабит Батулла;

-         «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова;

-         «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова;

-         Сәләт ветераны, җырчы Илназ Сафиуллин;

-         Сәләт ветераны, җырчы Фәнил Вакказов;

-         Сәләт ветераны, КВНчы Роберт Исламов.

Былтыр әлеге номинациядә «Сәләт-Раушан» аланы таң калдырган иде. Быел кем «Ел аланы» исеменә лаек булыр? Кил, кара, үз аланың өчен җанат!