Арча районына викисәфәр кире кайтырга

Викиэкспедиция в Арский район
28-нче март көнне Сәләтнең яшь википедиячеләре Арча районы истәлекле урынарын эзләнеп кайттылар.

Көнне викисәфәрнең катнашучылары Арча шәһәре мәдәни объектлары белән танышудан башладылар. Ике төркемгә бүленеп, алар «Казан арты» тарих-этнография музеендә, аның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә, «Әлифба» музеенда булып алды. Шулай ук шәһәрнең тарихи биналары белән танышу максаты куелган җәяүле экскурсия узды.

Шуннан соң яшьләр Кушлавыч һәм Яңа Кырлай авылларыда урнашкан Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексының музейларын өйрәнеп кайттылар.