Тиздән «Олимп» тавына күтәрелә башлыйбыз! кире кайтырга

Скоро начнем покорять горы «Олимпа»!

Тиздән «Сәләт-Олимп» проекты үз эшен башлап җибәрәчәк. Нинди проект бу, анда кемнәр катнаша ала, нинди эшләр көтелә – боларның барысы хакында да проект җитәкчесе урынбасары Екатерина Вавилова белән сөйләштек.

– «Сәләт-Олимп» нәрсә ул?

– Проектның эшчәнлеге берничә юнәлештә алып барыла:

- 2-11-нче сыйныф укучылары өчен профильле фәннәрдән ай саен олимпиадалар уздырыла;

- 2-6-нчы сыйныфлар өчен Сәләт Йортында инглиз теле һәм математика фәннәре буенча олимпиадага әзерлек курслары оештырыла;

- 2-7-нче сыйныфларны математикадан олимпиадага әзерләү буенча онлайн курслар;

- ТДИ (ОГЭ) һәм БДИга, олимпиадаларга әзерләү буенча профильле сменалар.

– «Сәләт-Олимп» кайчан үз эшен башлап җибәрә?

– Бик тиздән. Бик кызыклы программа әзерләдек, тиздән аны тәкъдим итәчәкбез. 30-нчы августта олимпиадага әзерләнү буенча курска язылу башлана, ә инде 16-нчы сентябрьдә «Сәләт-Олимп» республика олимпиадасының беренче читтән торып катнашу этабы старт ала.

– Ә «Сәләт-Олимп»та кемнәр катнаша ала?

– Без бөтен балага да шат! Олимпиадаларда катнашырга яраткан, фәннәр буенча белемнәрен арттырырга һәм шәхси яктан үсәргә теләгән балаларны көтеп калабыз. Безнең проектта дөньяның төрле почмагында яшәүчеләр катнаша ала.

Безнең чаралар графигы белән selet.biz сайтында һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин. Күзәтеп барыгыз!