Белем бәйрәме белән! кире кайтырга

С Днем знаний!

Өр-яңа форма, хуш исле чәчәк бәйләмнәре, тантаналы линейка... Кем өчендер беренче кыңгырау, кемгәдер инде ул гадәткә кергән... Мәктәп коридорларының һәр почмагыннан укучыларның шат авазы ишетелә, әти-әниләрнең йөзеннән моңсу елмаю китми: балалары тагын бер яшькә үсте бит! Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, яраткан әти-әниләр! Һәрбарчагызны да Белем бәйрәме белән ихлас тәбриклибез! Барлык фәннәрне дә яратып укыгыз, теләп, ашкынып өйгә кайтыгыз! Уку йортларыгызда алган белемнәрегез сезгә киләчәктә туры юл күрсәтсен, үсәргә-үзгәрергә ярдәм итсен! Әле кичә генә без җылы, кояшлы, рәхәт һәм иң мөһиме, Сәләтле җәйне озаттык. Безнең җәйге чаралар арасында иң соңгысы булып «Иске Казан җыены» фестивале узды. Безнең белән булыгыз, проектларыбызда катнашыгыз, камиллеккә омтылыгыз! Яңа уку елында Сәләттә тагын да күңеллерәк һәм файдалырак булачак! Ә инде «Иске Казан җыены» фестиваленең ничек узганын сез видеороликны карап белә аласыз.