«Сәләт ВикиМәктәбе» - Мәскәүдә кире кайтырга

«ВикиШкола Сәләт» – в Москве

28-29-нчы сентябрьдә Мəскəүдə XIII Халыкара Вики-конференция узды. Анда «Сəлəт ВикиМəктəбе» житəкчесе, хәзер инде Сəлəт Клубы президенты Тимерхан Шəйхетдинов та катнашты.

Вики-конференция 2007-нче елдан бирле уза. Аның төп максаты - Рәсәй халыклары телендəге Викимедиа проектларын үстерү. Катнашучылар докладлар белән чыгыш ясады, идеялəре белəн бүлеште.

Тимерхан Шəйхетдинов: «Бу чара Рәсәйдә эшлəп килүче «Викимедиа» оешмалары, ирекле белемнəрне үстерүгə үз өлешен кертүчелəр өчен оештырыла. Безнең өчен бу чара аеруча мөһим, чөнки «Википедия RU» — Сəлəтнең хезмəттəше, партнёры, безнең уртак фикерлəребез, проектларыбыз күп. Мəсəлəн, IT BILER FORUM спикеры, израильле Амир Аарони шундый тəкъдим әйтте: «Википедия» мəкалəлəренең кайсылары күбрəк укылуын анализлау. Кызганыч, татар википедиясе бүгенге көндə бик аз һəм сирəк укыла».

Бу конференциядəн соң татар Википедиясенə игътибар һəм кызыксыну артыр дип ышанып калабыз.