«Сәләт ВикиМәктәбе» мәкаләләр язу марафоны оештыра кире кайтырга

«ВикиШкола Сэлэт» организует марафон статей на татарском языке

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татар Википедиясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр турында мәкаләләр язу марафоны оештырыла.

Марафонның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрне искә алу һәм интернет челтәренен алар турында татар телендә язылган дөрес мәгълүмат белән баету.

Марафонның бурычлары:

-  халык арасында, беренче чиратта - яшьләрдә, Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхесләр турында тарихи хәтер дәрәҗәсен күтәрү;

- татар телендә иң зур ирекле онлайн-энциклопедиядә – Татар Википедиясендә бу шәхесләр белән бәйле ачык мәгълүматны арттыру;

- үз халкының һәм туган төбәгенең тарихы белән кызыксынучы актив катнашучыларга ярдәм итү.

Марафонда Татар Википедиясендә (tt.wikipedia.org) теркәлгән 14-30 яшьлек һәркем катнаша ала.

Марафон өч этапта үткәрелә:

1 этап – «Марафонга старт бирелү» - 23.04.2020. Татар Википедиясендә мәкаләләр язу һәм бастырып чыгару.

2 этап – «Мәкаләләрне тикшерү». 20-25.05.2020.

Әлеге этапта жюри әгъзалары барлык язылган мәкаләләрне тикшереп, җиңүчеләр исемлеген төзи.

3 этап – «Җиңүчеләрне бүләкләү».

Бүләкләү IX Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы кысаларында үткәреләчәк. Җиңүчеләр бүләкләүгә кимендә бер ай кала игълан ителәчәкләр.
Тантананы үткәрү датасын һәм вакытын Марафонның Оештыру комитеты аерым хәбәр итәчәк. Оештыру комитеты Марафон этапларының даталарын көтелмәгән хәлләр булган очракта үзгәртергә хокуклы.
Марафон «Иң яхшы мөхәррир» һәм «Иң яхшы автор» номинацияләрендә үтәчәк. Марафонда катнашу өчен Татар Википедиясендә түбәндәге төркемнәргә кергән мәкаләләргә төзәтмәләр кертергә яки яңа мәкалә язарга кирәк:

- Советлар Союзы каһарманнары;

- «Җиңү» ордены ияләре;

- Кызыл Байрак ордены ияләре;

- I, II, III дәрәҗә Суворов ордены ияләре;

- I, II, III дәрәҗә Кутузов ордены ияләре;

- Александр Невский ордены ияләре;

- I, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены ияләре;

- Кызыл Йолдыз ордены ияләре;

- «Шәхси батырык өчен» ордены ияләре;

- «Батырлык өчен» медале ияләре;

- «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале ияләре;

- Фронтта яшь килеш вафат булганнар (30-дан яшьрәкләр).

Катнашучының гаризасы ике мәйданчыкта теркәлергә тиеш: Татар Википедиясендә Марафон битендә тутырылган таблицада һәм selet.biz сайтында тутырылган формада.

Марафонга гаризалар бирү 2020-нче елның 20-нче маенда 23:59 сәгатьтә тәмамланачак.

Белешмәләр өчен телефон: 7-987-405-18-84 – Хәбил Сәхәбиев, «Сәләт ВикиМәктәбе» проекты җитәкчесе.

 

Тулырак мәгълүмат белән НИГЕЗЛӘМӘдә танышырга мөмкин.