Гариза калдырырга өлгер! кире кайтырга

Успей подать заявку!

Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф бүлеге XII Республикакүләм «Татарстан Республикасы өчен илле иң әйбәт инновацион идеяләр» бәйгесе үткәрәчәк.

Гаризалар 15-нче октябрьгә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре һәм чит ил гражданнары да катнаша ала. Алар җиңү өчен үзара 8 номинациядә көч сынашачак: «Перспектива», «Инновацияләр һәм мәгариф», «Наноимпульс», «Рәсәйнең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары», «Ел патенты», «Иҗтимагый әһәмиятле инновацияләр», «Яшьләр өчен ииновацион проект», «Инновацияләр башлангычы».

Бәйгенең биремнәре үз эченә 3 этапны ала: проектларны кабул итү, теркәү һәм алдан күзәтү (экспертиза, 15-нче октябрьгә кадәр), экспертиза һәм проектлар сайлау алу (16-нчы октябрь – 30-нчы ноябрь), бәйгегә нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү (1-нче декабрь – 30-нчы декабрь). 15-нче октябрьдән соң кабул ителгән гаризалар бәйгедә икенче елда гына катнаша алачак.

Бәйге яшь буынны, мәктәп укучыларын һәм студентларны инновацион процесска җәлеп итүне максат итеп ала.

Чара нәтиҗәләре буенча номинациядән чыгып 5000-30 000 күләмендә махсус стипендия һәм премияләр билгеләнә. Татарстан Республикасының инвестицион-венчур фондыннан шулай ук 25 000 сумнан башлап 220 000 сумга кадәр премияләр дә каралган.

Тулырак мәгълүматны биредә таба аласыз.