XIX нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кире кайтырга

XIX Всемирный фестиваль молодежи и студентов
2017-нче елның октябрендә Сочида  XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале узачак. Әлеге фестиваль халыкара яшьләрнең бердәм хәрәкәте өлкәсендә иң зур вакыйга булыр дип көтелә һәм 150 илдән 20 меңнән артык яшьләрне җыячак. Фестиваль үзенең хәрәкәт тарихын саклап, быел халыкара хезмәттәшлекнең яңа этабын булдырырга, киләчәк буынны тынычлык һәм дуслык идеяләре тирәсендә берләштерергә тиеш.

Әлеге мәйданчык аралашуның глобаль формасы: мәдәни программа, спорт ярышлары, иркен аралашу аша яшь буын бүген еш очрашып торган каршылыкларны хәл итү юлларын эзличәк. 

Халыкара яшьләр берләшмәсе бәйрәме яшь лидерларны төрле өлкәләрдә берләштерә - комерцияле булмаган оешма вәкилләре, фән, иҗат, спорт, белем һәм тәрбия фәне, IT, сәясәт,  өлкәләрендә уңыш казанган студентлар, Россия мәдәнияте белән кызыксынган ватандаш һәм чит ил кешеләре.

Фестивальнең аерылгысыз өлеше булып Волонтерлар корпусы тора. Рәсәйнең бөтен почмагыннан җыелган 7 мең волонтер һәр көнне вакыйга оештыруда мөһим функцияләрне башкарачак, катнашучыларны һәм кунакларны каршы алачак, елмаю бүләк итеп, күтәренке кәеф өләшәчәк.
 
Волонтерларны җәлеп итү һәм әзерләүнең 20 федераль үзәкләрнең берсе булып Җирле иҗтимагый оешма – «Татарстан республикасының иҗади яшьләре академиясе» сайлана.
 
Фестивальда Татарстан Республикасы тарафыннан волонтер яки делегат буларак катнашу өчен russia2017.com сайтында гариза бирергә була. Анда 18-дән 35 яшькәчә студентлар һәм эшләүче яшьләр катнаша ала. 

Фестивальдә Республикабыз делегациясе катнашуын әзерләү өчен Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан җирле хәзерлек комитеты оештырыла. Аның составына яшьләр сәясәтен җитәкләгән иҗтимагый берләшмәләр, белем бирү оешмалары вәкилләре һәм башкарма хакимият әгъзалары, белем бирү өлкәсендәге башкарма хакимият әгъзалары керә.