Ура! Җәйге кампания старт алды! кире кайтырга

Ура! Летняя кампания стартовала!

«Сәләт» хәрәкәте – Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү системасы. Республикабыз Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «Сәләт» бүген яшьләр хәрәкәте брендына әверелде, чит төбәкләрдә дә танылу алды. 

2017-нче елның җәендә Сәләт Татарстан, Чувашия, Башкортостан Республикаларында, Самара өлкәсендә 23 профильле лагерь үткәрәчәк. Аның берсе Канада, Монреальдә узачак! Балаларны үзендә туплаучы, үстерүче, татар телен яратучылар, аны һәрдаим камилләштерергә омтылучылар мохитенә син дә кушыл! 

«Аланнар» бүлегендә сез һәр алан турында тулы мәгълүмат таба алырсыз. Биредә юнәлешләр (тел, тарих, интеллектуаль-иҗади, эшмәкәрлек, Worldskills, IT) буенча барлык сменалар да күрсәтелгән. 

Катнашырга теләүчеләр игътибарына: гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. Башта теркәлү узарга кирәк, шуннан соң портфолиогызда барлык уңышларыгызны күрсәтергә онытмагыз! 

Җәйне бергә файдалы һәм күңелле уздырыйк!