Син моны белергә тиеш! кире кайтырга

Ты должен это знать!

Тиздән җәй, димәк, Сәләт аланнары һәм форумнар вакыты җитә. Бәлки син бу хакта әле уйланмыйсыңдыр, ә бәлки сине кызыксындырган сораулар да бардыр инде. Без хәзерге көндә актуаль булган һәм сине кызыксындырган 5 сорауга җавап бирергә булдык.

 

1. Форумда катнашу өчен нишләргә?

Иң беренче эш итеп, үзегез катнашырга теләгән форум сменасын сайларга кирәк. 1, 3 һәм/ яки 4-нче форум эшчәнлегендә катнашу өчен, portfolio-selet.ru сайтына кереп, Сәләтнең бер җәйге профиль сменасына сайлап алу этабын узарга кирәк. 2-нче форумга, ягъни Arts Biler Forum-га эләгү өчен, selet.biz сайтында катнашучы гаризасын тутырырга кирәк. 5-нче һәм 6-нчы форум сменаларына Татарстан районнарының мәктәп үзидарәсе лидерлары чакырылачак.

2.    Форумга кунак буларак килергә ярыймы?

Әйе, ярый. Иң беренче эш итеп, үзегез килергә теләгән форум сменасын сайларга һәм, үзегезгә туры килә торган категорияне сайлап, кунак буларак теркәләрегә кирәк. Гариза кабул ителгән очракта, 3 эш көне дәвамында сезнең электрон почтагызга Форумга чакыру киләчәк.

3.    Катнашучы өчен акча түләргә кирәкме?

Юк, форум эшчәнлегендә катнашу һәм иминлек хезмәте өчен акча түләргә кирәкми.

4. Форум вакытында ашау-эчү мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Форум катнашучыларын көнгә 5 тапкыр ашаталар. Форум кунаклары (Сәләт ветераннары һәм мәктәп укучылары) ашау-эчү мәсьәләсен оештыру комитеты тарафыннан каралган махсус урыннарда үзләре хәл итәләр. Изге Чишмә җирлегендә кафе эшләячәк.

5. Форум вакытында тору/куну мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Форум катнашучылары тору/куну өчен кирәкле барлык предметлар белән тәэмин ителгән палаткаларда яшиләр. Форум кунаклары (Сәләт ветераннары һәм мәктәп укучылары) тору/куну мәсьәләсен оештыру комитеты тарафыннан каралган махсус урыннарда үзләре хәл итәләр.