Яшь эшмәкәрләр VII Халыкара икътисади «KazanSummit-2015»тә катнашты кире кайтырга

Молодые предприниматели стран ОИС приняли участие в Kazansummit-2015

15-нче июнь көнне ИХО илләренең Беренче Казан яшь эшмәкәрләр форумының катнашучылары VII  Халыкара икътисади «KazanSummit-2015»  саммитында катнашты. Чара «Корстон» күңел ачу  комплексында узды.

Оештыручылар сүзләренә колак салсаң,  «Kazansummit»та катнашыр өчен дөньяның 45 иленнән 746 кеше гариза биргән: Рәсәй, Согуд Гарәбстаны, Төрекмәнстан, Мисыр, Төркия, Пакистан, ОАЭ, Сомали, Казахстан, Иран, Малайзия, Бөекбритания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Таджикистан, Маврикий, Катар, Нидерланд, Латвия, Әзербәйдҗан, Нигерия, Алжир һ.б. Катнашучылар исемлегендә Рәсәй һәм чит ил финанс оешмалары хезмәткәрләре, дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре дә бар.

Чараның мөхтәрәм кунагы буларак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килгән иде. Шулай ук биредә Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али Аль-Мәдәни,  Рәсәйнең чит эшләр министрлыгының махсус күрсәтмәләр буенча вәкиле Константин Шувалов, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин,  Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов та бар иде.

«Рәсәй һәм ИХО илләренең  Халыкара икътисади саммиты — Рәсәйнең ислам илләре белән эшләүче төп мәйданчыгы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Саммитның рәсми ачылышыннан соң, катнашучыларның бер өлеше ислам икътисады, банкинг һәм финанслар буенча фикер алышты, икенче өлеше инвесторлар игътибарына проектларын тәкъдим итүне дәвам итте. Оешмаларның мәгълүмати стендларын карап узганда, Рөстәм Миңнеханов белән күмәк фотосурәт тә төшерелде.

Шул ук көннең кичендә ИХО илләренең яшь эшмәкәрләре Форумының ябылу тантанасы да булып узды. Биредә исә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Инвестиция үсеше оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев,  ИХО яшьләр форумының рәисе Эльшад Искәндәров, Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фондының генераль директоры  Җәүдәт Сөләйманов  та катнашты.

Рөстәм Гарифуллин барлык республика исеменнән Эльшад Искәндәровны шундый зур әһәмиятле һәм җаваплы форумны Казанда  кабул итеп алганы өчен зур рәхмәтен белдерде. «Биредә уйланылган проектлар якын киләчәктә чынга ашырылыр дип өметләнәбез. Ә без исә, үз чиратыбызда, Форум һәр елны үтсен өчен кулдан килгәнне эшләрбез», - дип искәртте ул.

«Сәләт» Фондының генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов та Форумның катнашучыларын сәламләде. «Мин сезгә проектларыгызны чынга ашыра алуыгызны, һәм материаль нигезегез дә нык булуын телим. Әйдәгез, дөньяны бергәләп яхшылыкка өндик!» - дип белдерде ул.

Эльшад Искәндәров, үз чиратында, Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына җылы кабул иткәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. «Әлеге форум яшьләр  сәясәтен тагын бер дәрәҗәгә күтәрә алды. Ислам дөньясына эшмәкәрлек дәрте җитеп бетми иде. Бетмәс илһам, уку-укыту эшләре өчен мәйданчык биргәне өчен «Сәләт»  берләшмәсенә дә зур рәхмәт!», - дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.

Барлык катнашучыларга да махсус сертификатлар, милли сувенирлар тапшырылды. Ябылу тантанасыннан соң катнашучылар ресторанда, дустанә атмосферада аралаштылар.