Яшь айтишниклар һәм эшмәкәрләр Сәләттә ял итәләр кире кайтырга

Юные айтишники и предприниматели отдыхают в Сәләт

Сәләтнең кызу җәе дәвам итә. Бүген, ягъни 20-нче июль көнне, ике смена үз эшчәнлеген башлады: «Сәләт-Санак» 8-нче, «Сәләт-Эшмәкәр» 1-нче тапкыр узачак. Ни сәбәпле елның-елында яшь айтишниклар «Сәләт-Санак»ны сайлый һәм ни өчен «Сәләт-Эшмәкәр»дә катнашыр өчен балалар хәтта Испаниядән килергә әзер? Әлеге сорауларга җавапны балалар үзләре, аларның әти-әниләре һәм берләшмәнең оештыру комитеты  әгъзалары    бирде.

Алсу Ганеева, «Сәләт-Санак» аланының өлкән әйдаманы:

- Балалар өчен бик кызыклы программа әзерләдек: уку-укыту квестлары, лекцияләр, остаханәләр, һ.б. Сменада барлыгы 20 укытучы эшлиячәк. Техник белгечлеккә укырга кердем һәм 3Д-модельләштерү эшләгәндә моның белән мавыгып киттем. Шуңа да «Сәләт-Санак»ка барырга уйладым. Быел инде икенче ел рәттән Санакны сайлыйм.

Данил, «Сәләт-Санак» сәлкеше:

- Санакка инде 4-нче тапкыр барам. Сменада иң кызыгы ул – ИТ-программа. Газинур абый, Сәгыйт абый – минем иң яраткан әйдаманнарым, быел да аларның төркемнәрендә буласым килә. 4 ел эчендә монда дусларым бик күп җыелды. Сменадан кабатланмас хис-кичерешләр көтеп калам!

Карина, «Сәләт-Санак» сәлкеше:

- «Раушан», «Шәхес» аланнарында, «Болгар-Туган тел» форумында булганым бар. Ник Санак дисезме? Чөнки бу минем хыялым! Былтыр да бирегә килергә планлаштырган идем, тик су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионаты аркасында килә алмадым. Биредә минем дусларым бик күп. Барлык чараларда да катнашачакмын!

Роберт Миңнегулов, «Сәләт-Эшмәкәр» аланы директоры:

- Безнең сменаны үткәрү өчен Сәләттә потенциал җитәрлек. Күп кенә сәлкеш, әйдаман, директорларыбыз бүгенге көндә уңышлы эшмәкәрләр. Аларның тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерү өчен Сәләт бер дигән мәйданчык. Программа ярдәмендә сәлкешләр үзләренең лидерлык сыйфатларын үстерә, белемнәрен практикада куллана алачаклар. Сменага Сәләттә үскән эшмәкәрләрне, «Фабрика предпринимательства» һәм «Школьная бизнес-кампания» белгечләрен чакырдык. Барлык катнашучыларга якын киләчәктә Форбс исемлегенә эләгүләрен теләп калам!

Тимур Миңнегулов, «Сәләт-Эшмәкәр» аланы әйдаманы:

- Инде икенче тапкыр әйдаман булып барам. Сәләттә шәп! Быел «Сәләт-Тел 2016» аланында булырга өлгердем инде. Анда да, биредә дә алман телен укытачакмын. Балалар белән эшләү бик ошый. Смена бик шәп үтәргә охшап тора, икенче елга балалар саны күп тапкырга артыр дип ышанып калам.

Нурихан, «Сәләт-Эшмәкәр» сәлкеше:

- Сәләткә икенче тапкыр килүем: былтыр Санакта булган идем, быел Эшмәкәрне сайларга булдым. Сәләт миңа бик ошый, биредәге яшьләр дуслык белән аерылып торалар. Биредә минем сәләтем ачылды дип саныйм, шуңа да әйдаманнарыма бик рәхмәтлемен. Киләчәктә, чыннан да, эшмәкәр буласым килә.

Зөләйха Юсупова, әти-әни:

- Кызым Алсуга 9 яшь. Аның, гомумән, җәйге лагерьга беренче баруы. Шуңа да куркып калды, оялып тора әле. Сезнең командагыз бик дус диләр, әйдаманнар аңа ачылырга булышыр дип өметләнәм. Яңа дуслар табып, күңелле ял итеп кайтуын телим!