Ә син кайсы аланны сайладың? кире кайтырга

Ваш выбор

Төгәл бер атнадан, 10-нчы июнь көнне, «Сәләт» җәйге кампаниясе старт алачак. 20-ләп алан, 2 форум Татарстан, Башкортостан һәм Чувашия Республикаларында үтәчәк. «Сәләт» йорты путевкалар тутырырга килгән әти-әниләр, сәлкешләр белән гөрләп тора. Кем нинди аланга бара, ни сәбәпле ул аланны сайлаган, 2016-ның кызу җәеннән ул ниләр көтә икәнен алар безнең белән дә бүлештеләр. Ә без сезгә дә җиткерәбез!

Мәрьям Гыймадиева, 7-нче сыйныф укучысы:

- Мин Казан шәһәре, Совет районының 171-нче мәктәбендә белем алам. Узган ел беренче тапкыр «Сәләт»нең җәйге аланнарына бару хыялы тормышка ашты. Узган ел «Санак»ны сайлаган булсам, быел «Сәләт-Тел»гә барачакмын алла бирса. Үземнең исемемне списокта күргәч шатланганымны белсәгез (Көлә). Уган ел «Санак»та бик күп дуслар таптым, ел дәвамында алар белән элемтәдә тордым. Быел «Сәләт-Тел» аланын сайлавым - күбрәк инглиз телен шомартасым килә һәм аланның директоры Нариман абый укыта торган кытай телен бераз гына булса да өйрәнәсем килә. «Сәләт» хәзер минем тормышым. Мин күп кенә чараларында катнашып хәтта Г.Тукайга багышланган әдәби бәйгедә җиңү яуладым.

Рената Ханзарова, 16 яшь:

- Бу җәйдә мин «Сәләт-Бөгелмә» һәм «Сәләт-Тел» аланнарына барам. «Сәләт-Тел» – минем беренче, иң якын аланым. Шуңа да аны икенче гаиләм кебек кабул итәм, хаман-хаман барасы килә. Инде 3-нче җәемне «Тел»дә үткәрәм. Аның ярдәмендә мин инглиз һәм төрек телләремне камилләштердем. Ә «Сәләт-Бөгелмә» ул форум, күңелле көннәр, шәп программа һәм яңа дуслар! Зарыгып көтәм!

Гөлназ Рахматуллина ТНВның «Манзара» тапшыруы алып баручысы: 

- Быел «Сәләт»кә ике кызыбызны да җибәрәбез. Энҗегә 13, Алисәгә 10 яшь. Олысы инде «Сәләт» тормышы белән бик яхшы таныш. Өч тапкыр булганы бар: ике ел рәттән «Санакта»та һәм бер тапкыр «Шәхес»тә. Быел исә икесе дә иң беренче сменаны «Сәләт-Тел»не сайладылар. Кечкенәсе гомумән беренче тапкыр гына баруы. Апасына ияреп баруы гына түгел, бу сменага кызыксынулары инде күптән бар аларның. Чит телләр өйрәнәселәре килә. Энҗенең хыялы яңа сезоннан «Сәләт» телләр мәктәбенә йөрү.

Исрафил Сафин Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының труппа мөдире:

- Улыбыз Сафин Камиль, аңа 15 яшь, без икенче сменаны сайладык. Ни өчен «Раушан»? Узган уку елында шәһәр буенча математика, информатика, химия, биология, татар теле буенча олимпиадаларда катнашып узен сынап карады һәм нәтиҗәләре дә яхшы булды, шуңа күрә фәннәр юнәлешендә ял белән укуны аралаштыру теләге бу елны «Раушан»га алып килде.

Җәйге сменаларда катнашу өчен гаризаны монда тутырырга кирәк portfolio-selet.ru.