Идел буе федераль округының «iВолга-2016» яшьләр форумы кире кайтырга

Молодежный форум Приволжского федерального округа «iВолга-2016»

15-25-нче июнь аралыгында, Мастрюков күлләре буенда (Самара өлкәсе) инде традициягә кергән Идел буе федераль округының «iВолга-2016» яшьләр форумы уздырылачак.

Катнашырга теләк белдереп гаризаларыгызны 15-нче майга кадәр ivolgaforum.ru сайтында калдыра аласыз.

«iВолге-2016»да 9 смена эшлиячәк: «Инновацияләр һәм техник иҗат», «Мәдәни БУМ», «Кече туган ягың – зур мөмкинлекләр», «Медиадулкын», «Ватанпәрвәр», «Мәрхәмәтлелек буыны», «Сәясәт», «Спорт сөюче яшьләр – сәламәт милләт», «Син – эшмәкәр». Форум Идел буе федераль округының барлык яшьләрен үзендә берләштерәчәк.

Инде өченче тапкыр «iВолга» үзенең халыкара статусын исбатлаячак. Шулай ук Кытай Халык Республикасыннан 100 кешелек делегация көтелә.

Форум Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин, Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм яшьләр эшләре буенча федераль оешма ярдәме белән чынга ашырыла. Оештыручылары булып Самара өлкәсенең губернатор администрациясе һәм  Самара хакимияте тора.