Юрий Панов сәламәт яшәү рәвеше турында кире кайтырга

Юрий Панов о спорте как образе жизни

Яшәү рәвеше буларак спорт турында Сәләт Форумы катнашучыларына Халыкара класслы атказанган спорт мастеры, «Титан» спорт комплексы җитәкчесе Юрий Панов сөйләде.

 «Башта мин каратэ белән шөгыльләнә идем, ә соңрак үзеннән үзе кудо белән кызыксына башладым. Беләсезме, сезгә нәрсә җиткерәсем килә? Спортта да, тормышта да иң мөһиме – ялкауланмау! Кешеләр яраткан әйбере белән шөгыльләнергә дә ялкаулана. Гаджетлар белән мавыгу күпләрне туры юлдан тайпылдыра», – дип белдерде Юрий.

Үзе ул әлеге проблемаларга җитди карый: матч, турнирларның турыдан-туры трансляциясен карамыйча, интернеттан өзекләрен генә күзәтә икән. Аның сүзләренчә, әлеге вакыт эчендә ул күп кенә кирәкле, файдалы эшләр эшләп өлгерә.

Спортсмен кечкенә вакытта яшьтәшләре кыерсытуы турында да ачык әйтте: «Сезнең белән очрашуга әзерләнгәндә нәрсә сөйләргә дип баш ваттым. Мин бит кечкенә чакта шәп көрәшче булырга хыялланганмын икән. Һәм хәзер генә әлеге хыялымның чынга ашуын аңладым!»

Балалар спортсменга бик күп сораулар бирде, Юрийдан алар шулай ук начар гадәтләре булган укучыларын ничек тәрбияләве турында да сорадылар: «Спорт комплексыбызга акыллы, спорт дип яшәүче балалар гына килә дип әйтмим. Ләкин тәмәке тартканнарын, алкоголь кулланганнарын белсәм –җәзалыйм: кемдер 50 күнегү урынына 100-не ясый, кайберәүләр ярты сәгатькә күбрәк йөгерергә мөмкин. Әгәр дә болай да аңламыйлар икән, аларга безнең «Титан» комплексыннан китәргә туры килә».

«Мисал өчен сез танылган җырчы булырга хыялланасыз ди. Бу вакытта сезгә бар буш вакытыгызны вокалга багышларга кирәк. Кайвакыт, көрәшләрдән соң укучыларым миннән ник җиңелдем дип килеп сорый. Чөнки кемдер күбрәк шөгыльләнгән! Кем күбрәк көч түккән – бүләк тә шуңа була!» – дип сүзен тәмамлады спикер.

Әлбәттә инде, очрашу балаларга бик ошады. Форум да Юрийга бик ошаган икән: «Сезнең мега-оешмагызга сокланып туя алмыйм! Ел саен шушы күңелле чарага килү мөмкинлеге булган балаларга ак көнләшү белән карыйм».