Ясалма фәһем кешене алыштырачакмы? кире кайтырга

Заменит ли искусственный интеллект человека?

«Сәләт» форумында балалар IT-дөнья трендларын өйрәнә 

Биләрдә Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум дәвам итә. Сменаның белем бирү программасы мәгълүмати технологияләр юнәлешен төрле яктан ача. Быел 50 гә якын спикер катнашучыларны яңа күнекмәләргә өйрәтә.

Смена дәвамында форумлылар уен уйлап табарга өйрәнә, бизнесның нигезен тәшкил иткән проект эше, индустриядә үсеш трегы, тестировщик профессиясе, квант компьютеры, дизайн һәм брендинг, бизнестагы презентацияләр, программалаштыру телләре, IT-технологияләрдә коммуникацияләр һәм башка кызыклы мәгълүмат турында белә.

Теоретик белем алу белән беррәттән катнашучылар үз күнекмәләрен Россиянең IT-юнәлеш экспертлары ярдәмендә практикада чарлый. Көн саен форумлылар өчен 20гә якын белем бирү сессиясе уздырыла, алар 5 көн дәвам итә.

IT-юнәлештә яңа инструментлар һәм мөмкинлекләр турында бренд-архитектор, «Адекватные люди» брендинг студиясенең CEO һәм иҗади җитәкчесе Владислав Рудовский, Skypro продукциясе буенча директор Александра Перфилова, Яндекс.Учебник проектының методик команда җитәкчесе Роман Левин һәм IT-парк директорының инновацияләр һәм корпоратив үсеш буенча урынбасары Рөстәм Юнысов сөйләде.


Владислав Рудовский:

Бүген IT – тормышта һәм бизнеста иң әйдәп бара торган өлкә. Башка юнәлешләр белән чагыштырганда, IT-юнәлешнең мөмкинлекләре күпкә зуррак. Киләчәк интеллектуаль, когнитив, социаль технологияләр, шул исәптән брендинг технологияләргә бәйле. Хәзер үз аудиторияңә, инвесторларга, партнерларга тәэсир итә белү – мөһим фактор. Еш кына безнең тормышыбыз бер мөһим сүзгә бәйле. Мин бирегә балаларны нәкъ менә шундый әһәмиятле сүзләргә өйрәтергә килдем.

Форум катнашучылары ачык, актив, белем алырга ашкынып тора. Дәресләрдә укучыларның сораулар бирүен күрү, тәкъдимнәрен ишетү – бәхет. Моңа кадәр минем «Сәләт» турында ишеткәнем юк иде. Биредә мәдәният тә, фән дә үзара берләшкән. Мин килгән саен Татарстанда белем бирү һәм фән милли үзенчәлеккә әверелә баруына шаккатам.

Александра Перфилова:

«Сәләт» – минем өчен гадәти булмаган җир. Форум мәйданчыгында мин укучыларга стартаплар булдырырга ярдәм итәм. Төп бурычым – иң кызыклы, үзенчәлекле идеяләр уйлап табарга һәм аларны тәкъдим итәргә өйрәтү. Кайвакыт идеяне җиткерә белү аны уйлап табудан да мөһимрәк. Тренинг ярдәмендә без команда белән эшләү, халык алдында чыгыш ясау, креатив фикерләү күнекмәләрен ныгытабыз. Әгәр спикер дәреснең үзәгенә әйләнә икән, балаларның игътибарын җәлеп итү авыр. Ләкин син үзең укучылар турында уйлаган һәм төп рольне тапшырган вакытта алар процессның катнашучылары гына булып калмый, ә төп геройларына әверелә.

Роман Левин:

Нәрсә ул нейрочелтәрләр, алар нинди була, әлеге технологияләр белән ничек кулланырга – минем лекциям нәкъ шушы темага багышланды. Миңа укучыларга нейрочелтәрнең тылсым түгел, ә һәркем куллана алырлык инструмент булуын гади телдә җиткерү мөһим. Әгәр бала, нейрочелтәрнең супертехнологик мөмкинлек икәненә төшенсә, һәм анда эшләр өчен 5 ел да, хәтта бер атна да өйрәнергә кирәк түгел, ә бары тик куллана башлау мөһим икәнлеген аңласа, бу – иң шәбе!

Нейрочелтәрләр темасы – яңа заман грамоталылыгы. Хәзер әлеге тема кызык булмаска да мөмкин, берничә елдан ул күпләргә кагылачак. Мөгаен, нейрочелтәрләр мәгълүматны җиткерү һәм куллануга бәйле һөнәрләргә (белем бирү, маркетинг, реклама, текстлар, сценарийлар язу, дизайн) үтеп керәчәк.

IT – һәрнәрсәгә тәэсир итә торган индустрия. Ул никадәр күбрәк үсеш кичергән саен, шулкадәр прогресска һәм дөньяга тәэсир итә. «Сәләт»кә үсеш, масштаблылык телим. Мондый чаралар төрле төбәкләрдә төрле балалар өчен күп кенә форумнар кысаларында уздырылсын иде.

Рөстәм Юнысов:

Бүген проектларга финанслар җәлеп итү мөмкинлекләре күп. «Студентлар стартапы» программасы ярдәмендә үз проектыңны үстерү өчен 1 млн сум бирелә. Быел Татарстаннан 250 яңа проект җиңде, ягъни бер мизгелдә 250 миллионер пәйда булды. Былтыр җиңүчеләр саны 60 иде.

Мәктәп укучылары өчен технологик эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән «Бир бишне!» республика конкурсы бар. Аның ярдәмендә без балаларны программалаштыру күнекмәләре булмаган килеш проект төзергә өйрәтәбез. Быел безгә укучылардан 1000 проект килде.

IT өлкәсендә эшләр өчен берничә сыйфатка ия булу кирәк: үҗәтлек, кызыксынучанлык һәм командада эшли белү.

Мин үзем – сәлкеш, «Сәләт»тә 20 ел элек булдым. «Сәләт» хәрәкәтенә нигез салучы Җәүдәт абый – үзе дә «ВМК»чы (авт. – күп еллар Казан университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында эшләгән, хәзер ВМК – КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр инcтитуты). Шуңа «Сәләт»тә IT-юнәлеш булдырырга Ходай үзе кушкан. Моннан качып котылып булмый, чөнки IT-өлкәсе һәр тармакка кагыла, һәм ул тулаем аерым өлкә генә буларак яши алмый. Нинди генә юнәлештә эшләвегезгә карамастан, сез IT белән шөгыльләнергә тиеш. Хәзер күпләр «Ясалма фәһем (интеллект) кешене алмаштырырмы?» дигән сорау бирә. Күптән түгел мондый җавап ишеттем: «Ясалма фәһем кешене алмаштыра алмый. Кешене ясалма фәһем күнекмәләренә ия булган башка кеше алмаштырачак».