«Sanak-lab»ның программалаштыру буенча II Республика олимпиадасы тәмамланды! ← кире кайтырга
«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең программалаштыру буенча II Республика олимпиадасы тәмамланды!
Җиңүчеләр белән таныштырабыз:
7 биремне чишеп, 3 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар:
1. Ирек Галиев (IT-лицей, Казан)
2. Владимир Голубев (Республика лицее, Саранск)
3. Тимофей Данилов (26 нчы гимназия, Яр Чаллы)
4. Тимур Лузгов (IT-лицей, Казан)
5. Арсений Устинов (IT-лицей, Казан)
6. Гыймран Абдуллин (2 нче лицей-интернат, Казан)
7. Сергей Щербаков (44 нче лицей, Чебоксар)
8 биремне өч катнашучы чишә алган:
1. Артём Акимов (Республика лицее, Саранск)
2. Роман Трапезников (131 нче лицей, Казан)
3. Камил Әгълиев (1 нче лицей-интернат, Әлмәт)
Алар 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды.
Ә бу егетләр – 9 һәм аннан күбрәк биремне дөрес чишкән 1 нче урын ияләре:
1. Азат Сафиуллин (2 нче лицей-интернат, Казан)
2. Даниил Зимин (Иннополис лицее)
3. Михаил Чекардов (2 нче лицей-интернат, Яр Чаллы)
Абсолют чемпион исеменә Эмир Җиһаншин (IT-лицей, Казан) лаек булды. Ул олимпиаданың барлык биремнәрен дә дөрес чишкән
Барлык катнашучылар дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, Сәләт һәм «Sanak-lab» мерчы белән бүләкләнәчәк. Барыгызны да котлыйбыз! Яңа уку елында уңышлар телибез!