Тарих фәне буенча «Сәләт-Олимп» олимпиадасының читтән торып катнашу этабы тәмам ← кире кайтырга
⠀
Яхшы нәтиҗәләргә ирешкән катнашучылар 8 нче ноябрьдә узачак төп этапка чакырылды.
⠀
Төп этап җиңүчеләренә диплом, кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. Ул гына да түгел: җиңүчеләр
Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарих фәннәре һәм дөньякүләм мәдәни мирас Югары мәктәбендә «Төрки халыклар тарихы» бакалавриат юнәлешендә Татарстан бюджеты хисабына белем алу мөмкинлегенә ия булачак.
⠀
Призёрлар каникул вакытында Татарстанның иң яхшы укытучылары белән уку-тренировка җыеннарында конкурстан тыш катнаша алачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар биреләчәк.
⠀
Төп этапка узучыларга уңышлар теләп калабыз!
⠀