«Сәләт-Казан» кире кайтырга

Ачылу вакыты: 2016 ел, октябрь

Урнашу урыны: Казан шәһәренең Ф.Аитова исемендәге 12-нче гимназиясе

Клуб – сәләтле балалар һәм яшьләрне табу, бергә туплау һәм алар белән эшләү өчен бик кирәкле мәйданчык. Әлеге клуб үз эшен әле күптән түгел генә башласа да, инде беренче нәтиҗәләре бар. 

«Сәләт-Казан» «Сәмрух» Ел премиясе лауреаты. Казан клубы әгъзалары шулай ук Д. С. Лихачев, Роберт Миңнуллин исемендәге филологик фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, «Интеллект. Карьера» шәһәр фәнни-тикшеренү конференциясе, "Сугыш кайтавазы-Җиңү тавышы», заманча бию юнәлешләре буенча чемпионатлар, «Россия яшьлеге» Бөтенроссия яшь фотосөючеләр бәйгесе, Ел лидеры, макулатура җыю, рефератлар конкурсы тибы буенча мәктәп конкурслары, мәктәп, район, муниципаль һәм шәһәр фән олимпиадаларында катнашалар, аларда призлы (беренче-икенче) урыннар алалар. Шулай ук балалар өлкә/район балалар иҗтимагый оешмалары тормышында катнашалар, «КНИТУ» югары һөнәри белем бирү ФГБОУның нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтында стажировка узуда катнашалар, Казан марафоннарын һәм World Skills чемпионатын оештыруда (волонтерлар) ярдәм итәләр.

Сентябрь: клубның яңа уку елында беренче очрашулары, 2020-2021 елда эшчәнлек башлану уңаеннан пикник, клубның яңа катнашучыларын таныштыру һәм берләштерү буенча чаралар. Сәләт клубларының 12 семинары.
Октябрь: 5 нче сыйныф укучылары өчен укытучылар көненә открыткалар ясау буенча мастер-класс, фатирник, «Сәләткә нур булган йолдызлар» проектының күчмә мәктәбе, Сәләт Активлар мәктәбе, «Мирах» интеллектуаль уены, 5 нче сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлек иленә сәяхәт» сыйныф сәгате-уены, 10 нчы сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен.
Ноябрь: «Нәрсә соң ул Сәләт?» , эко квиз, Әниләр көненә открыткалар ясау буенча мастер-класс, «Ел клублары» номинациясенә әзерлек, «Безнең фикер», «Мирах» проектларында катнашу.
Декабрь: «Дуслар янәшәсендә» дигән әдәби кичә, «Сәмрух»ның сайлап алу этабы, «Безнең фикер»,  «Мирах», «БикаФест»та катнашу, балалар өчен Яңа ел спектакльләре куелуы һәм күрсәтү. Иң уңышлы чараларның берсе - «Мин татарча сөйләшәм» акциясе белән очрашу, яңа ел Квизы һ.б. 

Җитәкчелек