Татар телендәге «Безнең фикер» дискуссион клубы


2014-нче елда дебатлар берләшмәсенә Татарстан Республикасы һәм татар яшьләре өчен актуаль булган тема һәм сораулар буенча парламент дебатлары үткәрү идеясе туа, әлеге идея «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләренең иҗтимагый фонды нигезендә чынга аша.


Төп максаты: ТР яшьләр дебатларын популярлаштыру һәм яшь буында татар теленә, мәдәниятка булган мәхәббәт уяту. «Безнең фикер» клубы ярдәмендә яшьләр аудитория каршында чыгыш ясарга, аналитик фикер йөртергә өйрәнәләр. Атнаның һәр чәршәмбесендә 18:00дә күренекле шәхесләр белән күнекмәләрдә катнашалар. Чаралар, гадәттә, мастер-класс, дискуссия, квест, остаханәләр форматында уздырыла. 13 яшьтән башлап мәктәп укучылары, урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортларында укучы студентлар биредә катнашып, үз фикерләрен җиткерә алалар. 
Күнекмәләр төгәлләнгәч, йомгаклау турниры үткәрелүе көтелә. Декабрь башында «Безнең фикер» үзенең актив катнашучыларын җыеп, Алексеевск районында урнашкан “Фәнсар” үзәгенә кузгалачак. Шул рәвешле «Безнең фикер»  лигасына яңа адым ясалачак. Лига февраль аеннан май аена кадәр дәвам итә. Катнашучыларга  һәм җиңүчеләргә иң шәп бүләк – күренекле шәхесләр белән очрашу мөмкинлеге биреләчәк. 


Нигезләмә
Җитәкчелек