«D’art» хор-студиясе

2008-нче елның башында Сәләт яшьләр үзәгендә, Адилә Викторовна Мәхмүтова җитәкчелеге астында «D’art» хор-студиясе оештырылган иде.

Студиянең эшчәнлеге хор сәнгатен алга җибәрүгә, балалар һәм яшьләр арасында сәнгатьнең эстетик төрләрен пропогандалауга юнәлдерелгән. Гармония, яңгырашлык, нәтиҗәлелек – проектның төп элементлары.

Хор-студиянең төп репертуары – аның катнашучылары тарафыннан башкарылучы халык җырлары. «D’art» хор-студиясе Сәләт чараларының актив катнашучысы булып тора.

Әлеге проект балалар һәм яшьләрнең вокал сәләтен үстерү өчен дә эшли. Хорда җырлау интеллектны арттыра, сәламәтлекне ныгыта, коммуникация һәм социализация ысулы булып тора, күңел тынычлыгы бирә.

Чара шулай ук яшь буында татар мәдәниятенә, халык көйләренә, классик музыкага мәхәббәт тәрбияләүгә дә алына. Проект кысаларында шигъри-музыкаль кичәләр, хәйрия концертлары уза. 2014-нче елда «Со-Творение» хор фестиваленең лауреатлары исеменә дә лаек булдылар.

Җитәкчелек