Аккош

2019 елда Сәләтнең җәйге профильле сменаларында катнашу өчен грант алуга чит илләрдә яшәүче ватандаш балалар һәм яшьләр өчен үткәрелә торган «Аккош» конкурсы (моннан соң – Конкурс) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе һәм ярдәме белән үткәрелә.

Конкурс Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Бәйгенең төп максаты – чит илләрдә яшәүче ватандаш сәләтле балалар һәм яшьләрне Сәләт берләшмәсенең белем бирү мохитенә җәлеп итү.

Конкурсның катнашучылары.

Конкурсны уздыру вакытында якын һәм чит илләрдә яшәүче 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр ватандашлар катнаша ала.

Сайлап алу критерийлары:

-                уку, фән, иҗат, спорт, иҗтимагый эшчәнлектә булган казанышлар;

-                татар телен өйрәнү теләге;

-                академик өлгереш;

-                креативлык;

-                Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсендә (татар, рус теле) яки инглиз телендә (Сәләт киңлеге өч телле) ирекле сөйләшү.

Конкурсны үткәрү вакыты һәм урыны.

-                1-нче этап – «Читттән торып сайлап алу этабы»: бәйгедә катнашу өчен www.selet.biz сайтында гариза тутыру һәм үзең турында видео яздырып (2 минуттан артык булмаска тиеш) аны seletvatandashlar@gmail.com электрон почтасына 2019 елның 8-нче майга кадәр җибәрүдән гыйбарәт.

-       2-нче этап – «Турыдан-туры сайлап алу этабы»: 2019 елның 8-нче маеннан алып 12-нче майга кадәр 1-нче этапны уңышлы узган катнашучылар белән шәхси онлайн-әңгәмәләр уздыру.

-       Конкурсның нәтиҗәләре 2019-нчы елның 20-нче маеннан да соңга калмый хәбәр ителәчәк.

 

Җитәкчелек