ИХО илләренең форумы

15 майдан 20 майга кадәр ИХО илләренең IX Казан яшь эшмәкәрләр форумы узачак. Анда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр булдыру белән кызыксынучы иң яхшы проектлар авторлары катнаша. Форум «Россия - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» юнәлеше буенча халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең Проектлар офисы эшчәнлеге кысасында гамәлгә ашырыла.

Форумда катнашучылар: ИХО илләреннән һәм Россия Федерациясеннән килгән 18-35 яшьтәге It-стартапларга нигез салучылар һәм катнашучылар. Гариза кампаниясе нәтиҗәләре буенча онлайн программада 50 проект катнашачак.

Үткәрелү вакыты: 2023 елның 15-20 мае

Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, IT Park, «Казан Экспо» ХКҮ.

Форум программасына башлангыч стадияләрдәге ИХО илләре стартапларына ярдәм итү өчен халыкара остазлардан һәм экспертлардан 20 сәгать лекция, 80 сәгать шәхси һәм төркем сессияләре, йөзләгән ресурслар кертелгән. Онлайн акселерацион программа нәтиҗәләре буенча, прогрессны бәяләүләр һәм хисаплар сериясе аша, 2023 елның 19 маенда Демо көндә, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында катнашачак 30 стартап сайлап алыначак. Форумның гомуми приз фонды $20 000 тәшкил итә.

Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Евразия Ислам хезмәттәшлеге Яшьләр Форумының Төбәк үзәге, «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) һәм ИХО Яшьләр форумы ярдәмендә.

Чара партнерлары: Яшьләр дипломатиясе академиясе, IT-park, «Эшлекле Россия». 

Форумда катнашу өчен http://kazanoicstartups.org сайтында гариза калдыру кирәк. Онлайн-теркәлүдән соң ИХО СТАРТ-АП ПЛАТФОРМАНЫҢ бер өлешенә әвереләчәксез. Әлеге платформа стартаперлар, остазлар һәм инвесторлар арасында коммуникация, аралашу өчен булдырылган.


Җитәкчелек
  • Элина Насибуллина

    Проект координаторы

    https://vk.com/lynishko

    +7 (917) 930-01-54