Әйдаманнар ярышы
Әйдаманнар мәктәбе» беренче тапкыр 2002-нче елда Казан шәһәренең 55 студенты катнашында уздырыла. 2015-нче елда исә әлеге мәктәпне ике юнәлешкә бүләләр: мәктәп һәм бәйге.
Бәйге һәр елның көзендә уздырыла. Монда җәйге сменалар эшчәнлегенә нәтиҗә ясала. Катнашучылар ике лигага бүленә: «Премьер-лига» һәм «Беренче лига». «Премьер-лига»да ким дигәндә 3 мәртәбә Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында әйдаман булган; ким дигәндә 1 мәртәбә Сәләтнең җәйге профильле аланында әйдаман булган; Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумында 3 тапкырдан артык башҗитәк булмаган; җәй дәвамында Сәләтнең җәйге профильле аланында яки Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумында әйдаман булучылар ярыша. «Беренче лига»да исә әлеге мәктәптә белем алмаган һәм әйдаманлык тәҗрибәсе булмаганнар катнаша ала. Тулырак мәгълүмат – нигезләмәдә.
Бәйге ике этапта уздырыла:
- 1-нче этап – читтән торып катнашу этабы, катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу (9 сентябрь – 9 октябрь, 2024 ел);
- 2-нче этап – шәхсән катнашу этабы, ярыш программасы (15 октябрь – 19 октябрь, 2024 ел)
Катнашырга теләгән әйдаман selet.biz сайтында гариза тутыра. Читтән торып сайлап алу этабын узганнар бәйгенең сайлап алу турына уза. Нәтиҗәдә һәр лигада җиңүче һәм лауреатлар билгеләнә. Бүләкләү «Сәмрух» ел премиясендә уздырыла.
Гаризаны монда тутырып була.