Сәләткә нур булган йолдызлар

Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.

Конкурс үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм гамәлгә ашыра:

– әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан камилләшүдә, үсүдә ярдәм күрсәтү;

– балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;

– сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү;

– талантлы язучы һәм «Сәләт» оешмасы катнашучыларының остазы танылган татар язучысы Флүс Латыйфиның исемен Сәләт мохитендә яңгырату һәм яшәтү;

– сәләтле яшьләрне «Сәләт» оешмасының проекталарына чакыру.

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
– шигърият,
– чәчмә әсәр,
– балалар әдәбияты,
– драматургия,
– публицистика.

Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.

Конкурста 11 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
⠀ 
Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе белән монда таныша аласыз. 

ГАРИЗА БИРЕРГӘ

Җитәкчелек