- Төп
- /
- Проектлар
Проектлар
Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы
Форумның төп идеясе – интеллектуаль иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерү. Форум – татар һәм рус телләре мохите, уку-укыту һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә, идеяләр уртаклашу платформасы.
Сәләт марафоны
Сәләт марафоны – сәләтле балалар һәм яшьләрне Сәләт проектлары, программаларына җәлеп итә торган мөһим проектларның берсе.
«Мирах» интеллектуаль клубы
«IK» клубы «Что? Где? Когда?», «Своя игра», «Эрудит-квартет» һ.б. шундый интеллектуаль уеннар белән мавыгучы укучылар һәм студентларны берләштерә.
«Йолдызлы» аланында укыту һәм сәламәтләндерү үзәге
Укыту һәм сәламәтләндерү «Звездный» – «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагерен сәләтле яшьләрнең уку һәм ял үзәге итүне максат итә.
«Гармония» психология үзәге
«Гармония» психология үзәге «Сәләт»леләрнең социаль-психологик сорауларына җавап табу белән шөгыльләнә.
«D’art» хор-студиясе
Студиянең эшчәнлеге хор сәнгатен алга җибәрүгә, балалар һәм яшьләр арасында сәнгатьнең эстетик төрләрен пропогандалауга юнәлдерелгән. Гармония, яңгырашлык, нәтиҗәлелек – проектның төп элементлары.