Бөтендөнья балалар кинофестивале «Җисем»
Фестивальнең идеясе – кинематографиянең яңа офыкларын ачарга, үстерергә курыкмаучылар өчен актуаль иҗади мәйдан булдыру. Кино сәнгатендә яңа алымнар һәм кызыклы идеяләр кулланып, киләсе көн, кеше, шәһәр, ил, дөнья киләчәге турында уйланучылар өчен бу фестиваль. Яшьләрнең узара кино телендә әңгәмә кору, фикер алышу мәйданы да. Конкурста татар телле фильмнар гына катнаша – фестивальнең төп шарты шундый.
Проектның бурычлары:
- татар телен саклау һәм гамәлгә кертү эшенә яшьләрне җәлеп итү;
- яшь кинорежиссерлар, гомумән, яшь сәнгатькәрләр иҗатына кызыксыну уяту;
- яшь кызыклы режиссерларны тамашачыга таныту;
- яшь режиссерларга, оператор, тавыш режиссеры, сценаристларга, киноиндустрия вәкилләренең игътибарын җәлеп итү, хезмәттәшлек юлларын ачу;
- яшь режиссерларга аралашу, иҗади, үсеш мәйдан булдыру.
Кмнофестиваль 2008-нче елдан Татарстан Республикасы территориясендә Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан җыелган укучылар катнашында уза.

Җитәкчелек