«Eduart» формаль булмаган белем бирү рестораны»

«Сәләт» Халыкара уку-укыту технологияләре үзәге сезнең игътибарга «Eduart» формаль булмаган белем бирү рестораны» дип аталучы проект тәкъдим итә.

Әлеге проектның төп бурычы – формаль булмаган белем алырга һәр кеше өчен дә мөмкинлек тудыру, аларның һөнәри үсешен яхшырту, заманча уку-укыту технологияләре ярдәмендә кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту. Үз эшебездә без иң алдынгы тенденцияләрне һәм технологияләрне кулланабыз.

Проектның тренерлары (шеф-поварлары) булып халыкара масштабтагы белгечләр тора: Анна Фельдман һәм Наталья Чардымованың иңнәрендә төрле форумнарда, семинарларда, уку-укыту программаларында күпьеллык белем бирү тәҗрибәсе бар. Әлеге проектта «Сәләт» Халыкара уку-укыту технологияләре үзәге партнер буларак катнаша.

Барлык тренинглар да Чехиядә, Сазава шәһәрендә (Прагадан 50 км) үтә. 

«Inspiration 1.0» тренингы – шәхси үсешкә багышланган. Әлеге тренингның программасы катнашучыдар өчен яңа офыклар ачарга, тормыш шартларын яхшыртырга сәләтле. Биредә барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

«KnowHow» тренингы – тренерлар өчен. Биредә яшь тренерлар, яшьләр эшләре хезмәткәрләре, укытучылар, иҗтимагый берләшмә лидерлары катнаша ала. Тренер эшенә, аның сыйфатларын төшендерүгә зур игътибар бирелә.

«Brain-up» тренингы – идеяләрне чынга ашыру, проект формалаштыру, креативлылыкны үстерү бүлеге. Монда исә тормышын тамырыннан үзгәртергә теләүчеләр чакырыла.

Программага 1 атналык дистанцион уку һәм 2 атаналык тренинглар курсы, кызыклы мәдәни чаралар һәм эш формасы кергән.

Сорауларыгызга бик теләп җавап бирербез: tuteduart@yandex.ru

«Вконтакте»да рәсми төркем:  http://vk.com/worldeduart
Җитәкчелек