«Фәнсар» мәктәбе конференциясе

Апрель аенда «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең беренче Республикакүләм фәнни-практик конференциясе узды. Нигезләмә

Конференция Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә беренче тапкыр уздырыла.

Чараның төп максаты булып Татарстан Республикасы укучыларының фәнни потенциалын ачыклау һәм үстерү тора.

Конференциянең бурычлары:

- Сәләтле һәм тырыш укучыларны ачыклау;

- Фән һәм мәдәният өлкәсендә күзәтүләр белән кызыксындырып, укучыларның иҗади, белем алу һәм интеллектуаль инициативасын активлаштыру;

- Интеллектуаль иҗат эшчәнлеген популярлаштыру, фундаменталь фәннәргә кызыксыну уяту;

- Укуларны дисциплинаара күзәтүләргә этәрү; математика, информатика, лингвистика, медицина, икътисад, биология һәм археология фәннәре өлкәсендә биремнәр һәм мәсьәләләр чишәргә өйрәтү;

- Югары уку йортларының укытучыларын, фәнни-тикшеренү институтларының белгечләрен хезмәттәшлеккә чакыру;

- Уку процессының эффектлыгын арттыру өчен кулай булган күзәтү, тикшеренү өлкәсендә уку-укыту программаларын һәм методикаларын үстерү.

Конфереция 3 юнәлеш буенча үткәрелә:

1. «Галәм, Җир һәм табигать турындагы фәннәр» (физика, астрономия, геология, география, химия, биология, экология, һ.б.)

2. «Җәмгыять һәм кеше турындагы фәннәр» (җәмгыять белеме, юриспруденция, икътисад, медицина, педагогика, социология, татар теле, мәдәният, сәнгать, архитектура, тарих, археология, агрономия, һ.б.)

3. «Сурәтләүче, модельләштерүче һәм гамәли фәннәр» (семиотика, математика, информатика, технология, һ.б.)

Конференциядә Татарстан Республикасы мәктәпләренең 8-11-нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Катнашу өчен  теркәлү МОНДА узарга һәм fansar@selet.biz электрон почтасына тезислар һәм тикшерү эшен җибәрергә кирәк.

Бәйгегә килгән эшләр оештыру комитетына юллана. Биредә эшләр барлык кагыйдәләр буенча тикшерелә, шуннан экспертлар советына җибәрелә. Аның нәтиҗәсендә иң яхшы дип танылган эшләр сайлап алына һәм йомгаклау конференциясендә презентацияләнә.

Ябылу тантанасында җиңүчеләр, лауреатлар һәм фәнни җитәкчеләр диплом-грамоталар, таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Конференция беренче тапкыр 2016-нчы елда уздырылды.
Җитәкчелек
  • Элина Насибуллина

    Проект координаторы

    https://vk.com/lynishko

    +7 (917) 930-01-54