ИХО илләре форумы

Татарстанның башкаласында ИХО илләренең актив һәм максатчан яшьләре өчен III Казан яшь эшмәкәрләр форумы уздырылды. ИХО илләреннән, Рәсәй төбәкләреннән 50 проект җыелган иде. Аларның авторлары эшмәкәрлек, ИТ старт-ап проектларын чынга ашыру белән кызыксынучы шәхесләр.
Форумның программасы иң кызыклы проект акторларын билгеләү, аларга ярдәм итү, Рәсәй һәм халыкара бизнес-берләшмә арасындагы элемтәләрне булдыруга юнәлдерелгән. Иң әйбәт проектлар ИХО илләренең, Рәсәйнең IX Халыкара икътисади саммитында – KAZANSUMMIT – инвесторларга тәкъдим ителде.

Форумда катнашу өчен www.oicyouthforum.tatar сайтында гариза калдыру кирәк. Онлайн-теркәлүдән соң ИХО СТАРТ-АП ПЛАТФОРМАНЫҢ бер өлешенә әвереләчәксез. Әлеге платформа стартаперлар, остазлар һәм инвесторлар арасында коммуникация, аралашу өчен булдырылган.

Форумның оештыручылары һәм гамәлгә куючылары булып Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасының Хакимияте тора.Чараның операторлары: Татарстан Республикасының «Сәләт» иҗтимагый яшьләр оешмасы; Югары технологияләр өлкәсе технопаркы «ИТ-парк»; Oxademy бизнес-мәктәбе. Форум беренче тапкыр 2015-нче елда уздырылды.
Җитәкчелек
  • Элина Насибуллина

    Проект координаторы

    https://vk.com/lynishko

    +7 (917) 930-01-54