Башҗитәк мәктәбе

Башҗитәк мәктәбе – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга команда әзерләүне үз өстенә ала. Ел дәвамында җитәкчеләр төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру, кәгазъ эшләре белән эшләү.

Проектның максаты – Сәләтнең җәйге сменаларында җитәкчеләр командасын туплау.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1. Җитәкчеләр өчен гариза бирү кампаниясен ачып җибәрү (сентябрь).

2. Җитәкчеләр командасын туплау (октябрь).

3. «Сәләт»  Йортында дәресләр уздыру(ноябрь-декабрь).

3. Күчмә мәктәп (февраль).

4. Җәйге сменаларда катнашу өчен әйдаманнар белән әңгәмә уздыру (февраль).

5. Смена программаларын тәкъдим итү (март).

6. Җәйге сменаларда команда эчендә программа әзерләү (март-май).

6. Җәйге кампанияне тормышка ашыру (июнь–август).

7. Җәйгә нәтиҗә ясау (сентябрь).

8. «Сәмрух» ел премиясе (декабрь).

Җитәкчелек