«Кәттә каләм» журналистика мәктәбе

Журналистика мәктәбе киләчәктә «Сәләт» медиа-үзәгендә эшләргә ниятләгән мәктәп укучылары һәм студентлар өчен журналистикага кереш курслары оештыра. Дәресләр кичке мәктәп форматында бара. Укучылар  «Татар журналситикасы», «Рус журналистикасы», «Фотожурналистика» юнәлешләреннән берсен сайлый. Мәктәптә  Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар, медиа өлкәсе белгечләре укыта.

Проектның максаты – яшьләрдә журналистлык сәләтен ачу һәм үстерү.

Проект бурычлары:

-         Укучыларны сайлап алу һәм журналист эше нигезләренә өйрәтү;

-         Укучыларга алга таба эшләячәк юнәлешен билгеләргә ярдәм итү;

-         Республикадагы массакүләм мәгълүмат чаралары белән таныштыру, «Сәләт»кә хәерхаклы редакцияләрдә практика узу мөмкинлеге булдыру.

Мәктәп елга 2 ай эшли һәм 9-11-нче сыйныф укучыларын, 1-3нче курс студентларын җыя.

Җитәкчелек