«Сәләт-Монреаль» халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере

2017-нче елда беренче тапкыр «Сәләт-Монреаль» аланы эшли башлаячак.

«Сәләт-Монреаль» халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Канаданың Монреаль шәһәрендә уздырыла. 

«Сәләт-Монреаль» аланында катнашучыларны сайлау конкурсы (моннан соң – Конкурс) урта гомумбелем бирү, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укучы балалар һәм яшьләр, Татарстан Республикасында эшләүче 14-35 яшьтәге яшьләр арасында үткәрелә. 

Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасыннан һәм Рәсәй Федерациясенең башка төбәкләреннән сәләтле балаларга һәм актив яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Конкурсны үткәрү берничә этаптан тора

1-нче этап – «Читттән торып сайлап алу этабы»: Конкурста катнашу өчен гариза юллауБуэтапта команда әгъзаларының портфолиоларын әзерләпportfolio-selet.ru сайтында махсус форманы тутырырга кирәк. «Читтән торып сайлап алу этабы»нда«Сәләт» проектларында кайчан һәм кем буларак катнашу хакында мәгълүмат бирү мөһим(сәлкешәйдаманбашҗитәкукытучы һ.б.). 

2-нче этап – «Турыдан-туры сайлап алу этабы»: гариза тутырган һәрбер катнашучы белән әңгәмә.

3-нче этап – «Турыдан-туры сайлап алу этабы»: команда туплапКонкурс биремнәрен үтәү

4-нче этап – «Супер финал»

5-нче этап – «Нәтиҗәләр ясау. Җиңүчеләрне билгеләү».

Конкурсның этапларын үткәрүаларга бәя бирү өчен Экспертлар советы оештырыла.Экспертлар советы составын «Сәләт» ТРЯИФ генераль директоры раслый

Экспертлар советының әгъзалары Татарстан РеспубликасыныңРәсәй Федерациясенеңбашкарма һәм канун чыгару хакимиятеТатарстан Республикасының иҗтимагыйоешмалары вәкилләреҗәмәгать эшлеклеләреннән төзелә.

Җитәкчелек