«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе

«Sanak-lab» – Сәләт йортында (Островский ур., 23) мәктәп укучылары өчен IT-юнәлешләр буенча ел әйләнәсе дәвам итүче кызыклы дәресләр ул.

Лабораториянең уку-укыту программасы үз эченә олимпиадалы программалаштыру, компьютер лингвистикасын, сөйләм технологияләрен өйрәнү, web-эшләнмәләр ясау, робототехника, мобиль кушымталар, компьютер уеннары уйлап табу, 3d-модельләштерүне ала.

Дәресләрне республикабызның әйдәп баручы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып бара. Программа 12-18 яшьлек укучылар өчен каралган. Төркемнәр белем дәрәҗәсе һәм яшь категориясе буенча бүленә. Һәр төркемдә максимум 10 кеше укый.

Лаборатория үз эшчәнлеген 2017-2018-нче уку елының сентябрь-май айлары аралыгында алып бара. Шулай ук катнашучыларны 2 сессия дә көтә.

Укыту юнәлешләре:

- unity 3D программасында мобиль җайланмалар өчен AR/VR кушымталар уйлап табу;

- системалы администрацияләү;

- сайтлар ясау;

- схемотехника;

- 3d-модельләштерү;

- олимпиадалы программалаштыру.

Гариза

Җитәкчелек