Цифрлы сәнгать мәктәбе «Science Fiction School»

Цифрлы сәнгать мәктәбе кино, анимация, медиа, мәгълүмати технологияләр юнәлешендә белгечләр әзерли торган уникаль проект. S*F мәктәп яшендәге балалар һәм студентларны заманча сәнгать төрләре белән таныштыра. Техниканың соңгы казанышлары белән җиһазландырылган бу мәктәптә кино һәм телевидение өлкәсендә тәҗрибә туплаган алдынгы карашлы укытучылар укыта. 

Мәктәпнең кечкенә яшьтәге балалар белән эшли торган S*F Junior, бу өлкәдә азмы-күпме белеме булган яшьләргә өстәмә белем бирә торган S*F Pro һәм башка өлкәдә эшләп тә, цифрлы сәнгать белән кызыксынып киткәннәр өчен S*F open тармаклары бар. 

Укучылар кабул итү һәм укыту ел әйләнәсе бара.
Җитәкчелек