Әйдаманнар ярышы

«Әйдаманнар мәктәбе» беренче тапкыр 2002-нче елда Казан шәһәренең 55 студенты катнашында уздырыла. 2015-нче елда исә әлеге мәктәпне ике юнәлешкә бүләләр: мәктәп һәм бәйге.

Бәйге һәр елның көзендә уздырыла. Монда җәйге сменалар эшчәнлегенә нәтиҗә ясала. Катнашучылар ике лигага бүленә: «Премьер-лига» һәм «Беренче лига». «Премьер-лига»да 18 көнлек профильле сменада бер мәртәбә булса да катнашкан әйдаманнар ярыша. «Беренче лига»да исә әлеге мәктәптә белем алмаган һәм әйдаманлык тәҗрибәсе булмаганнар катнаша ала. Тулырак мәгълүмат –нигезләмәдә.

Бәйге ике этапта уздырыла:

1-нче этап – читтән торып сайлап алу: портфолио.

2-нче этап – сайлап алу: бәйге.

Катнашырга теләгән әйдаман selet.biz сайтында гариза тутыра. Читтән торып сайлап алу этабын узганнар  бәйгенең сайлап алу турына уза. Нәтиҗәдә һәр лигада җиңүче һәм лауреатлар билгеләнә. Бүләкләү «Сәмрух» ел премиясендә уздырыла.

  

Нигезләмә

Гаризаны монда тутырып була.

 

Җитәкчелек