Февраль турында кыскача! кире кайтырга

Коротко о феврале!
Февраль ае грандиоз чараларга һәм яңалыкларга бай булды, кышның соңгы аена бергә нәтиҗәләр ясыйк! Аланнарга әңгәмә (8.02-9.02) «Әйдаманнар мәктәбе» узу белән һәрбер әйдаман түземсезлек белән үзе теләгән аланның командасына кушылырга тели, моның өчен аңа әңгәмә узу кирәк. 8-9 февраль көннәрендә Сәләт аланнарына әңгәмә узды. Әйдаманнар башҗитәкләргә үзләре турында сөйләде, осталыкларын күрсәтте, төрле сорауларга җавап бирде. Әңгәмәдә онлайн- һәм офлайн-форматта да катнаштылар, катнашучылар саны бихисап иде. Сәләт йортының һәр бүлмәсен куандыргыч мохит биләде.

·       «Фәнсар» мәктәбенең язгы сменасына гаризалар кабул итү кампаниясе старты (14.02)

24-30 нчы март көннәрендә Биләрдә, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә, М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе үтәчәк. Фән олимпиадаларында һәм конференцияләрдә актив катнашучы 8-11 нче сыйныф укучыларыннан гаризалар кабул ителә! Яңа белемнәр, имтиханнарга әзерлек, интеллектуаль, шаян кичке чаралар, дискәтүкләр, якын дуслар һәм яраткан әйдаманнар сине көтә! Урыннар саны көннән-көн азая, тизрәк гаризаңны җибәр!

·       «Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе башлану һәм X республикакүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе (17.02)

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе башлануына һәм Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә X республикакүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин, Татарстанның топ-блогеры, «Копилка Счастья» хәйрия проекты авторы, ТР яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, Сәләт аланнары сәлкеше Алинә Гималтдинова, X «Сәмрух» ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе финалисты Сөләйман Мөхәммәтҗанов катнашты. Биредә Сәләт проектларының хәзерге вакыттагы роле, аларның 2024 елдагы эшчәнлеге буенча нәтиҗәләре һәм киләсе 2025 елга куелган максатлар, планлаштырылган чаралар турында сүз алып барылды. Тулырак: http://selet.biz/tat/news/s-l-t-s-kazhdym-godom-rastet-otkryvaet-novye-vozmozhnosti/

·       «Олимп» аланының язгы сменасына гаризалар кабул итү кампаниясе старты (18.02)

24 - 30 март көннәрендә «Йолдызлы»да 1-11 сыйныфлар өчен «Олимп»ның язгы сменасы уздырылачак. Олимпиадалар һәм имтиханнар алдыннан ныклы әзерлек – биремнәрне дөрес үтәү һәм югары баллар җыюның уңыш нигезе. «Олимп» аланының сәлкешләре моны тәгаен белә! Әзерлек файдалы һәм күңелле узсын дисәң, гаризаңнытутырып җибәр һәм «Олимп» аланының язгы сменасына кил!

·       Х Сәмрух ел премиясен тапшыру тантанасы (19.02)

Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта февраль ае керү белән сәләтлеләр дулкынланып көтә, әзерләнә торган грандиоз чара – Х «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2024 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде. Барлыгы 19 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Быел «Сәмрух» ел премиясенә тагын бер номинация кертелде: «Ел алан укытучысы». Җиңүчеләргә «Сәмрух» символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, партнерларыбыздан бүләкләр, Fundselet мәйданчыгыннан акчалата премия һәм, әлбәттә инде, җиңүче дипломы һәм төп бүләк – «Сәмрух» сыны тапшырылды. Премияне сәләтлеләр үзләре fund.selet.biz платформасында туплады. Быел күмәк көч белән 700 мең сумнан артык акча җыелды. Х «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы һәр сәләтленең күңелендә җылы хатирәләр калдырды. Тулырак: http://selet.biz/tat/news/rinat-sadykov-nasha-glavnaya-zadacha-na-segodnyashniy-den-oberegat-i-razvivat-s-l-t-/

 

·       Сәләт «Алмагач» мәктәбе һәм «Бәләкәч» клубы гаиләләре өчен кышкы «Асыл гаилә» җыены (22.02)

Бердәмлек, кышкы матурлык, ял көнен файдалы һәм күңелле итеп уздыру - бу сүзләр кышкы «Асыл гаилә» җыены турында. Сәләтлеләр тимераякта шуу буенча остаханәдә катнашты, бергә матур фотосурәтләр ясады һәм күтәренке кәеф белән бүлеште.

·       Сәләт клубларының актив эшчәнлеге (ай дәвамында)

Сәләт клублары мәктәпләрдә ай дәвамында төрле чаралар, төрле фәннәр буенча түгәрәкләр һәм секцияләр, остаханәләр, күңелле уеннар һәм бәйрәмнәр, очрашулар оештырды. Сәләт клублары балаларга үзләрен кызыксындырган өлкәләрдә тирәнрәк белем алырга, яңа күнекмәләр үзләштерергә һәм үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек бирә. Клубларда катнашу балаларның укудагы уңышларын арттыра, аларда үз-үзләренә ышаныч уята һәм киләчәк тормышларында уңышлы булырга ярдәм итә.

·       «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе дәресләре (ай дәвамында)

Театр сәнгате белән кызыксынучылар өчен лаборатория дәресләре үз эшчәнлеген дәвам итте. Катнашучылар махсус дәресләр һәм тренингларда катнашты, театр сәнгатенең үзенчәлекләрен өйрәнде.