Конференция "ВикиШколы"

Конференция "ВикиШколы" 24.12.2018

21-нче декабрь көнне «Сәләт Йорты»нда «Сәләт ВикиМәктәбе» уку-укыту проектының көзге сессиясе йомгаклау конференциясе үтте. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан яшь википедиячеләр җыелды. Махсус кунаклар буларак «Викимедиа РУ» энциклопедик белемне таратуга теләктәшлек күрсәтүче табышсыз партнерлыкның директоры һәм башкарма директоры Владимир Медейко һәм Станислав Козловский, «Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесенең башкарма директоры Татьяна Камалетдинова, «Сәләт ВикиМәктәбе» проектын гамәлгә куючы, 2018 Ел викимедиачысы Фәрһад Фаткуллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнаштылар.

Сәләт ВикиМәктәбе Сәләт активистларын Викимедиа проектларын куллануны өйрәтүгә юнәлгән. Проект бурычлары арасында татар телле яшьләрне Викимедиа проектлары бирә торган мөмкинлекләрне куллануга өйрәтү, Викимедиа платформасын Сәләтнең проектларына кертү, XXI гасыр татар телле интеллигенциясенә нигез салу. Быел проект кысаларында 2 уку-укыту сессиясе узды. алар кысаларында татар телле яшьләр вики-проектларда эшләүгә күнектеләр. Сессияләрдә татар, рус Википедияләре активистлары һәм «Викимедиа РУ» табышсыз партнерлыгы әгъзалары спикерлар ролен башкарды. 2018-нче елда Татарстанның 14 районыннан 24 укучы һәм студент Сәләт ВикиМәктәбендә укыды.

Конференция барышында онлайн рәвештә рус википедиячесе Екатерина Борисовадан көзге сессиясенең йомгаклау остаханәсе оештырылды. Ул катнашучыларга Викимедиа проектларында булган Россия мәдәни объектлары турында контентны тасвирлады.

Пленар утырыш дәвамында язгы һәм көзге сессияләр катнашучылары Татар Википедиясендә чыгарган мәкаләләрен тәкъдим иттеләр. Шуннан соң «Викимедиа РУ» директоры Владимир Медейко һәм Фәрһад Фаткуллин яшьләрне уку-укыту программасын үтүне раслый торган таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Утырыш тәмамланганнан соң, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары өчен беренче викиочрашу оештырылды. Анда татар телендәге вики-проектларның үсеше хакында сүз барды.

 


Исемлеккә күчү