Кто поймал птицу «Сәмрух-2019»?

1 20.02.2020

«Пирамида» концертлар залында «Сәмрух-2019» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тапшыру тантанасы узды. Инде бишенче ел рәттән әлеге премия "Сәләт" мохитендә кайнап, республика һәм Россия күләмендәге чараларда югары дәрәҗәләргә ирешкән актив балаларга, яшьләргә, "Сәләт" Клубларына, аланнарга бирелә. 

«Пирамида»дагы атмосфера бинаның тышына ук чыккан иде. Дистәләгән сәлкеш, әйдаманнар, башҗитәкләр, остазлар – һәркем дә монда үз-үзен иркен, күңелен киң тота. "Сәләт" мохите һәрвакыттагыча җылы һәм позитив булып кала.  

Ниһаять, тамаша башланып китте. Сәхнәдә алып баручылар – Рамил Шәрәфиев һәм Гөлназ Сәфәрова.  Килгән кунакларны сәламләп, беренче булып сүзне "Сәләт"нең иң өлкән һәм мөһим кешесе -  Әдип Әлмиргә бирделәр.

- Бездә һәркөн бәйрәм дияргә була, чөнки нинди генә эшкә, проектларга алынсак та, безнең өчен ул зур шатлык. "Сәләт" мохитендә «бәләкәчләр»дән башлап, инде министерство яки башка лаеклы урыннарда эшли биргән шәхесләр әйләнә. Сезгә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә, - дип залга мөрәҗәгать итте Җәүдәт абый Сөйләманов.

Озак сузмыйча, премияләрне номинантларга бирә башладылар. «Сәмрух» 8 төрле номинация буенча тапшырыла. «Пирамида» сәхнәсенә менер өчен, баштан һәрбер номинант дүрт сайлап алу этапларын уза. Сүз уңаеннан, быел конкурска 67 гариза кабул ителгән икән, шуның 50се генә портфолио нигезендә сайлап алынган. 

«Ел әйдаманы» номинациясендә җиңүче булып «Сәләт-Саба» аланы әйдаманы Гөлназ Гатина билгеләнде. «Ел өлкән әйдаманы» номинациясендә җиңүче Зәринә Хәлилова! «Ел директоры» номинациясенә җиңүче – Алсу Ганеева булды. Иң сәләтле кулдашлар «Сәләт – Санак» аланында икән! Алар - Әдилә Камалова белән Илнур Зиннәтов. «Ел клубы» номинациясендә «Сәләт-Яшел Үзән» клубы җиңү яулады! «Сәләт җырлый» номинациясендә «Сәләт дөньясы» җыры җиңү яулады. Авторлары - Миләүшә Гомәрова һәм Әдилә Камалова. «Ел сәлкеше» номинациясендәге лаеклы җиңү Рәлинә Фаваризовага эләкте. Һәм премиянең йөзек кашы – «Ел аланы номинациясе» җиңүчесе - Миләүшә Сираҗиева җитәкчелегендә эшли биргән «Сәләт-Яр Чаллы» аланы! Җиңүчеләрнең барсына да диплом, Сәмрух кошы сыны, акчалата һәм башка бүләкләр тапшырылды. 

Гомумән алганда, Сәләтнең дуслары күп: композитор, биюче, тел остасы булсынмы ул. Әлеге премиядә дә аларны күрергә насыйп булды. Премия тапшырган арада Эльмир Низамов фортепианода үзенең композициясен тамашачыларга бүләк итте. Марсель белән Мария Нуриевлар да чыгышлары белән кичәне тулыландырды. Шул ук арада үткән җәйнең форумы гимны да башкарылып, залга сибелгән сәлкешләрне урыннарыннан кузгатып, биергә мәҗбүр итте. 

«Сәмрух-2019» юбилей елы булганга оештыручылар тарафыннан махсус  номинацияләр дә булды. Сәләт дөньясы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, махсус «Сәләт стипендиясе» белән Тимерхан Шәйхетдинов, Алия Мирмиева, Илназ Насртдинов бүләкләнде. «Форум башҗитәге» исеменә Рәфис Хәлилов лаек булды. 
«Ел остазлары» номинациясендә өч остаз бүләкләнде. Алар исә: «Сәләт» фондының баш хисапчысы, 1994-нче елдан ук безнең белән булган Роза Ситдик кызы Степанова; Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары, Николай Петрович Чурин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин.

Алда искәртелгәнчә, Сәләт дустанә мөнәсәбәтләр белән бик горурлана. Ел дәвамында проектларны чынга ашырырга булышкан партнерларына аерым «Ел партнеры» дигән исем дә әзерләнелгән иде. Әлеге номинациядә бүләкләнгән шәхесләр исеме: «ТР газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» Дәүләт казна учреждениесе һәм аның җитәкчесе Җәүдәт Мидхәт улы Миңнәхмәтов һәм «СМП - Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Альберт Шәүкәт улы Камаров.

Тантананың төп өлеше флешоб белән тәмамланып, узып та китте. Аннан соң залдагы барлык кунаклар холлга чыгып, аралаштылар, фотога төштеләр һәм, әлбәттә, җәй кайтавазы булып торган төрле-төрле сөрәннәр дә берсеннән-берсе катырак яңгырады.

Менә шушындый нәтиҗәләр белән тәмамланды «Сәмрух-2019». Ә бит бер дә «Оскар»дан ким түгел. Күләме һәм максатлары гына аерыла. Ничек булса да, татар яшьләренә мондый бәйгеләр бары тик алга барыр өчен стимул гына. Шунысы шатландыра: республикада актив яшьләр саны артып тора. «Сәләт»нең дә өлеше зур. Сәләт, эх, шәп!

Чыганак: «Шәһри Казан»

Автор: Алсу Мансурова


Исемлеккә күчү