Юбилейный форум «Сәләт» соберет в Биляре более 8 тысяч одаренных детей

11.06.2021

Форум республиканың иң мәртәбәле яшьләр проектларының берсе булып тора. Аның турында Россия генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ул рухи һәм мәдәни яктан баерга теләгән яшьләрне берләштерә.

Татарстанда “Сәләт”нең юбилей форумына 8000 меңгә якын кеше җыелачак
– Ел саен без форумны Биләрдә уздырабыз. Балалар өчен бу – бик көтеп алынган вакыйга. Анда төрле районнардан, төбәкләрдән җыелган балалар халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән таныша. Алты форумның һәрберсенең үз юнәлеше, ләкин аның асылы булып “Сәләт” мохите тора. Аны аңлатып булмый, ул мохитне үз күзең белән күрергә, үзеңә тоярга кирәк, – диде Татарстанның Яшьләр эше буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.
Моннан тыш, традицион форматта “Сәләт”нең профильле сменалары да узачак. Быел аларның саны – 22. Һәрбер форумга шул сменаларда катнашкан балалар да киләчәк.

Форумга ел саен 30 дан артык төбәктән вәкилләр килә. Алты форумның һәрберсендә 1200 бала катнаша. Быелгы үзгәрешләр турында “Сәләт” яшьләре үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сөйләде.

– Форумда республиканың һәрбер районыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта Бельгия, Германиядән дә катнашучылар булачак. Биләргә 8000 меңгә якын кеше җыелачак. Узган елдагы кебек, быел да онлайн катнашып була, – диде ул.
Форумга “Что? Где? Когда?” телевизион уены белгечләре Николай Крапиль, Вера Рабкина, Денис Галиәкбәров һәм Ольга Быкованы да чакырганнар. Шулай ук кунаклар арасында җырчы AYGYUL, композитор, “АРТ Вектор” иҗади инициативалар үзәге җитәкчесе Марат Татурас, биюче, “Алтын битлек” милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла, Татарстанның атказанган артисты Елена Калаганова, Болактагы Театр актеры һәм режиссеры Искәндәр Нуриҗанов, хореограф Анна Щеклеина, “Алтын битлек” милли театр премиясе эксперты Вита Хлопова һ.б. танылган шәхесләр бар.

Автор: Ләйсән Сафина

Тулырак: https://vatantat.ru/2021/06/56357/


Исемлеккә күчү