«Әйдаманнар ярышы – 2020»: гаризалар кабул итә башлыйбыз! кире кайтырга

«Әйдаманнар ярышы – 2020»: мы начинаем прием заявок!

«Әйдаманнар ярышы - 2020» Республикакүләм әйдаманлык осталыгы конкурсының читтән торып катнашу этабына старт бирелде!

Ярышта Сәләтнең җәйге аланнарында, күчмә мәктәпләрендә сәлкеш һәм әйдаман ролендә актив катнашкан, югары уку йортларында яисә урта махсус белем бирү йортларында укучы 17 яше тулган сәләтчеләр катнаша.

Ярыш үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм тормышка ашыра:

- әйдаманнарның профессиональ осталыгын арттыру өчен шартлар тудыру;

- балаларның ялын оештыруда инновацияләр, яңа технологияләр һәм юнәлешләр эзләү;

- әйдаманнарның нәтиҗәле эшчәнлек тәҗрибәсен үзара алмашу һәм тарату өчен шартлар тудыру;

- яшьләрнең иҗади һәм профессиональ мөмкинлекләрен тормышка ашыруда ярдәм итү.

Ярыш ике этапта үткәрелә:

- 1-нче этап – катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу (8-нче октябрь – 10-нчы ноябрь, 2020-нче ел);

- 2-нче этап – ярыш программасы (12-нче ноябрь – 15-нче ноябрь, 2020-нче ел)

Ярышта катнашырга теләк белдергән әйдаман 31-нче октябрьга кадәр selet.biz сайтында гариза тутырырга тиеш. Читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу этабы нәтиҗәсендә, катнашучылар 12-нче ноябрьдан 15-нче ноябрьга кадәр үткәрелүче ярыш программасында катнашырга чакырылалар. Ярыш программасы нәтиҗәсендә җиңүче һәм лауреатлар билгеләнә.

Ярыш ике юнәлештә уздырыла:

1. «Премьер-лига»да «Әйдаманнар мәктәбе»н узган, ким дигәндә 3 мәртәбә Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында яисә Сәләтнең җәйге профильле аланында кимендә 1 мәртәбә әйдаман булганнар яки Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында башҗитәк ролендә 3 тапкырдан артык катнашмаган сәләтчеләр катнаша.

2. «Беренче лига»да «Әйдаманнар мәктәбе»н узмаган, Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында иң күбе 1-2 мәртәбә әйдаман  булганнар катнаша.

Калган мәгълүматны, төп этап программасын, бәяләү критерийларын нигезләмәне укып белә аласыз.

НИГЕЗЛӘМӘ